Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда иң зур пенсия күләме 400 мең сумга кадәр җитә

Татарстанда пенсиянең максималь күләме 400 мең сум тәшкил итә. Бу хакта «Татарстан 24» телеканалындагы «Галстуксыз интервью» программасында Россия Пенсия һәм социаль иминият фондының Татарстан бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафин сөйләде.

 

«Бездә аерым бер кешеләр бар – сынаучы очучылар. Алар чынлыкта күп түгел. Алар ай саен 400 мең сум чамасы акча ала», – дип билгеләп үтте түрә, алып баручының соравына җавап биреп.

Алып баручы: «Бу искиткеч пенсия, һәм минемчә, күпләр сынаучы очучы булырга укырга бармавына үкенгәндер», –диде.

Эдуард Вафин сүзләренчә, соңгы өч елда Татарстанда Идел буе федераль округы төбәкләре арасында пенсия күләме иң югары санала.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-in-zur-pensiya-kulame-400-men-sumga-kadar-ita-5868138

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев