Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Олыязда иң уңган киленне ачыкладылар

Мәдәният йортында «Төп йорт киленнәре» дигән бәйге узды.

   Олыяз мәдәният йортында (җитәкчесе Раилә Закирова) Пукәл  (җитәкчесе Айгөл Заһидуллина)  һәм Олыяз (җитәкчесе Фирүзә Хафизова) китапханәләре белән берлектә “Төп йорт  киленнәре” бәйгесе узды. Бәйгедә авылның иң уңган 5 килене  - Хафизова Фирүзә, Гатауллина Алия, Заһидуллина Айгөл, Исмаева Гөлназ, Хәнипова Гөлнара  көч сынашты. Алар уңганлыкта, осталыкта, тапкырлыкта сыналдылар. 12 турдан торган бәйге җыр, бию, уеннар белән үрелеп барды. Бәйге ахырында киленнәргә төрле исемнәр бирелде, бүләкләр тапшырылды. Һәр чыгыш тамашачы алкышларына күмелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев