Ташу күперне җимергән [+фото]
Балык Бистәсе районында Шомбыт елгасы аша салынган күпер җимерелгән.
Һава температурасының кинәт күтәрелүе сәбәпле, су ярларыннан ташыган.
Шуның аркасында асфальт җир астына убылып төшкән, упкын барлыкка килгән. Урында юл хезмәткәрләре эшли. Күпер җимерелү аркасында өч торак пунктка юл өзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
                                                
                        
                    

Нет комментариев