Гомер көзләренең якты нуры: Әминә Шакировага  90 яшь тулды
Котлаулар

Гомер көзләренең якты нуры: Әминә Шакировага 90 яшь тулды

Һәр авылның йөзек кашы булырдай, үзенең тырышлыгы, сабырлыгы һәм ачык йөзе белән хөрмәт казанган өлкәннәре була. Саба районы Казанчы-Бигәнәй авылында яшәүче Шакирова Әминә Габделбарый кызы — нәкъ шундый зат. Быел 29 сентябрьдә аңа 90 яшь тулды.

 Әминә апа 1936 елда Саба районы Сатыш авылында дөньяга килә. Аның балалык һәм яшьлек еллары авыр сугыштан соңгы чорга туры килә. 15 яшеннән, җиде класс белем белән, ул инде колхозда төрле эшләрдә бил буып хезмәт куя башлый. Ул чор балаларына хас булганча, тормышның бөтен авырлыгын яшьли татырга туры килә.

1958 елда язмышы аны күрше Казанчы Бигәнәй авылы егете Хисаметдин Әбүбәкер улы белән бәйли. Яшьләр гаилә корып, бер-берсенә терәк булып, ике ул үстерәләр. 1959 елда Әминә апа хезмәт юлын Бигәнәй авылында сельпо бухгалтериясендә башлап җибәрә. 1969 елда оешма ябылгач, кибеттә эшли башлый һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда тугры хезмәт итә. Аның намуслы эше «Хезмәт ветераны» медале һәм бихисап Мактау грамоталары белән бәяләнә. Ул елларда Әминә апа авыл советында депутат булып та сайлана, авылдашларының ышанычын акларга тырыша.

 Тормыш юлы тигез генә булмый. Язмыш аңа иң авыр сынауларын да бирә — ул тормыш иптәшен һәм олы улын югалту ачысын татый. Әмма сынмый, сыгылмый. Бүгенге көндә Әминә әби сабыр холкы, тормышны яратуы белән тирә-юньдәгеләргә үрнәк. Ул бүгенге матур көннәренә шөкер итеп, сабыр гомер кичерә. Аның ышанычлы терәге, караучысы — кече улы Илгизәр һәм килене Гөлзилә. «Балаларымның кадер-хөрмәтен күреп яшәү — иң зур бәхет», — ди ул.

  


Нет комментариев