Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Татар кызы-2019" бәйгесендә катнашырга чакырабыз

2019 ел дәвамында Бөтендөнья татар конгрессы Халыкара «Татар кызы-2019» бәйгесен уздыра. Татар кызларының күркәм сыйфатларын: тыйнаклык, халкыбызның гореф-гадәтләрен, телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү сәләтен күрсәтү бәйгенең төп максаты булып тора.

Бәйгенең беренче этабы Татарстан Республикасы районнарын зоналарга туплап сайлау турларын уздыруны да үз эченә ала. Бәйгедә катнашырга 18 яшьтән 25 яшьтәге милләтпәрәвәр татар кызлары чакырыла.

Татарстан Республикасы буенча «Татар кызы-2019» бәйгесенең зональ этабы Арча шәһәрендә апрель аенда узачак. Әлеге зонага Апас, Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Кайбыч, Кукмара, Лаеш, Питрәч, Теләче, Югары Ослан, Яшел Үзән муниципаль районнары керә. Зональ этапта катнашу өчен, конкурсантларга сәламләү (2 минут) һәм иҗади номер (5 минут) әзерләп килергә кирәк булачак.

Фото: http://tatar-congress.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев