Татарстан Ислам туризмын үстерү проектына эләгергә мөмкин
Россия мөселманнары Диния нәзарәте «Изге сукмак» ислам дини туризмын үстерү проектын әзерләгән, ул Россиянең 34 төбәгендә тематик маршрутлар булдыруны күздә тота. Бу хакта Мәскәү мөфтие Альбир Крганов хәбәр итте, дип яза ТАСС.
Проект Ислам канонына нигезләнгән кунакчыллык стандартына таләпләрне исәпкә алып, мөселман хаҗ һәм мәдәни-танып белү туризмының яңа маршрутларын эшләү концепциясеннән гыйбарәт. Крганов сүзләренчә, концепция нигезендә Россия гражданнарына да, гарәп илләреннән килгән кунакларны да кертеп, чит ил туристларына да исәпләнгән 20дән артык туристик маршрут эшләнергә мөмкин.
Мөфти билгеләп үткәнчә, ислам дини туризмы Россия өчен яңа юнәлеш, әмма илнең күп кенә төбәкләрендә мөселманнарның изге һәм истәлекле урыннары бар. Мондый объектлар арасында ул борынгы Болгар тарих-археология комплексын һәм Казандагы «Кол-Шәриф» мәчетен, шулай ук Грозныйдагы «Чечня йөрәге» мәчетен, Дербенттагы «җомга мәчетен» һәм Дагыстан Республикасындагы Курейшитлар җирлеген атады.
Авторы: Ариана Ранцева (Реальное время)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев