Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан халкы Рөстәм Миңнехановка туган көнендә якты хис-кичерешләр һәм ачышлар теләде

ТР Президенты туган көнен гаиләсе белән билгеләп үтәчәк.

Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Иннополис шәһәрләре, шулай ук Татарстан авылларында яшәүчеләр ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка туган көнендә видеокотлау яздырган. Видеоязманы YouTube һәм телеграмм-каналларда карарга мөмкин.

Роликта республиканың гади гражданнары төшкән. «Гаилә иминлеге телибез, һәр көнегез бары тик якты хис-кичерешләр һәм ачышлар гына алып килсен. Һәрвакытта да шундый көр күңелле булып калыгыз», - дигән теләкләрен ирештергән татарстанлылар.

Егетләр-кызлар исә видеороликта республикада талантлы яшьләргә үзләрен күрсәтергә мөмкинлекләр тудырылганы өчен ТР Президентына рәхмәт белдергән һәм аны шәхси блог алып барганы өчен хуплаган.

Әлмәт һәм Иннополиста яшәүчеләр исә ТР Президентына инновацион проектлар, зур максатлар һәм яңа идеяләр белән янып яшәвен теләгән. Рөстәм Миңнехановны республика балыкчылары да котлаган. Алар Президентның яраткан шөгыле өчен буш вакытны ешрак табуын теләгән.

Бүген Президентка 62 яшь тула. Моңа кадәр Казан Кремле вәкиле Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов бүген рәсми котлаулар көтми, алар күбесенчә шәхси характерда булачак. Галимова сүзләренчә, республика Президенты үзенең туган көнен эш урынында үткәрәчәк, ә кичен гаиләсе белән билгеләп үтәчәк.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хакимият органнарына 1990 елда килде, шул елны ул Арча районы Башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнде. ТР финанс министры һәм республика Премьер-министры вазифаларын башкарды. Рөстәм Миңнеханов Татарстанны 2010 елның 25 мартыннан бирле җитәкли.

Фото: скриншот

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев