Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан мөфтияте XI Республикакүләм ифтарына 700 волонтер җыя

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте XI Республикакүләм ифтарына волонтерлар җыю турында игълан итә. Ифтар кунакларын каршы алу, җәмәгать намазын укуны оештыру, ашамлыкларны өләшү һәм ахырдан өстәлләрне җыештыру өчен 16 яшьтән өлкәнрәк 700 волонтер җәлеп итү күздә тотыла.

ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, әлеге саваплы хезмәтне башкаручы зур командада эшлисегез килсә, https://t.me/muslimmol телеграм каналында яки +7 (843) 237-86-18 телефоны буенча шалтыратып теркәлергә кирәк.

Республика ифтары Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, «Ак Барс Арена» стадионы һәм «Туган авылым» милли-туристик комплексы көче белән оештырыла. Шунысы символик мәгънәгә ия: XI республикакүләм ифтарына 11 мең кеше киләчәк. Узган елдагы кебек, Республикакүләм ифтар «Казан ЭКСПО» халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-moftiyate-respublikakulam-iftaryna-700-volonter-yya-5868570

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев