Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Татарстан өметләре» төбәкара ярышларында Саба теннисчылары да катнашты

Казанның Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә 31 март- 2 апрель көннәрендә өстәл теннисы буенча «Татарстан өметләре» төбәкара ярышлары узды.

Ярышларда 140 малай һәм 164 кыз катнашты.

Илсаф Латыпов (8 урын) һәм Раян Йосыпов (25 урын) яхшы нәтиҗә күрсәтеп, беренче финалга эләкте. Диләрә Шиһабиева, Азалия Гыймадиева һәм Камилә Әхмәтова икенче финалда көч сынаштылар. Иделия Сафина , Әдилә  Хәбибуллина  һәм Алинә Әхмәтҗанова  өченче финалга эләктеләр. Барлык спортчыларыбыз да матур уен һәм җиңү теләген күрсәттеләр.

Авыл районнары арасында Илсаф Латыйпов беренче урынны алды. Котлыйбыз!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев