Татарстанда 14 марттан традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре старт ала
Ярминкәләр югары социаль әһәмияткә ия һәм «нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад»милли проектына ярдәм йөзеннән республика авыл хуҗалыгы продукциясен сатуның иң кирәкле форматларының берсе булып тора.
Татарстан Республикасында 14 марттан традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре старт ала. Алар Казанның 14 мәйданчыгында, Чаллы шәһәренең- 2, Зеленодольск муниципаль районының - 2 ,Түбән Кама шәһәренең 2 һәм Түбән Кама районының Кама Аланының 1 мәйданчыкларында узачак.
Ярминкәләр югары социаль әһәмияткә ия һәм «нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад»милли проектына ярдәм йөзеннән республика авыл хуҗалыгы продукциясен сатуның иң кирәкле форматларының берсе булып тора. Шәһәр халкына арзан бәядән төрле продуктлар: кош ите, йомырка, сыер ите, дуңгыз ите, бәрәңге, яшелчә, сөт һәм сөт продуктлары, шикәр, көнбагыш мае, он, кондитер әйберләре тәкъдим ителәчәк.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре түбәндәге адреслар буенча узачак: Аграр ур., 2 йорт; Липатов ур., 7 йорт; Хөсәен Ямашев пр., 71а йорт; Беломорская ур., 6 йорт; Ш. Усманов ур., 1 йорт; Батыршин ур., 20 йорт; Кәрим Тинчурин һәм Татарстан ур.; Җиңү пр., 46в й.; А. Авзалова ур., 15 й.; Ю. Фучик ур., 64 й., Академик Лаврентьев ур., 10 й., Революционная ур., 12 й., Дементьев ур., 7 й.; Беломорская һәм Гудованцев урамнары киселешендә традицион ярминкәләр якшәмбе көннәрендә узачак.
Зеленодольск муниципаль районында ярминкәләр Осиново бистәсенең Садовая урамында, 9 нчы йортта һәм «Яңа Тура» технополисы мәйданчыгында узачак. Чаллы шәһәрендә Габдулла Тукай тыкрыгындагы 16нчы йортта һәм Чулман проспектында, ә Кама Аланында «Олимпия» боз сарае парковкасы территориясендә. Түбән Кама шәһәрендә ярминкәләр «Комета» үзәк базары мәйданчыкларында Төзүчеләр ур., 2б һәм Көньяк ур., 7 адресы буенча узачак.
Үз продукциясен «Буа шикәре», «Майский» Теплица комбинаты», «Татагролизинг», «Красный Восток» агросәнәгать комплексы предприятиеләре, «Яратель», «Ак Барс», «Пестречинка», «Казан тегермәне», «Кырлай» агрофирмасы һәм республика муниципаль районнарының башка авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре тәкъдим итәчәк.
Ярминкәләр 2026 елның 26 апреленә (7 ярминкә атнасы) планлаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев