Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда 2017 ел уңышы өчен 46,9 мең тонна ашлама тупланган

Бу гектарга 16,2 кг ашлама туры килә дигән сүз.

(Казан, 18 ноябрь, "Татар-информ"). 11 ноябрьгә Татарстанда 46,9 мең тонна, ягъни 1 гектарга 16,2 кг (көзге чәчүне дә кертеп) минераль ашлама тупланган. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республикага 2017 ел уңышы өчен 190 мең тонна (1 гектарга 65 кг исәбеннән) минераль ашлама кирәк булачак.

Бүгенге көнгә ашламалар иң күп күләмдә тупланган районнан Тукай муниципаль районын атап китәргә кирәк - тупланган ашлама бер гектарга 49,1 кг туры килә. Аннан кала Сарман районы - бер гектарга 49 кг, Зәй районында - 45 кг, Мөслим районында - 26,7 кг, Әлки районында - 22,1 кг, Нурлат районында - 21,8 кг, Түбән Кама районында - 20,2 кг.

Шул ук вакытта кайбер районнарда минераль ашламалар бик аз күләмдә тупланган, алар арасынннан: Аксубай районы - бер гектарга - 9,2 кг, Баулы районы - 8,8 кг, Мамадыш районы - 8,6 кг, Чирмешән районы - 8,3 кг, Әгерҗе районы - 6,6 кг, Кама Тамагы районы - 6,3 кг, Бөгелмә районы - 6,1 кг, Яңа Чишмә районы - 5,5 кг.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев