Татарстанда 32 бала көтүче студент хатын-кызлар бер кат бирелүче түләүгә гариза язган
100 мең сумлык түләү бер тапкыр бирелә
«Гаилә» илкүләм проекты кысаларында Рәис Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә Татарстанда көндезге формада укучы һәм йөкле буларак учетка баскан хатын-кызлар өчен социаль ярдәмнең яңа республика чарасы билгеләнде. 100 мең сумлык түләү бер тапкыр бирелә.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, түләү сорап республикада яшәүче 32 хатын-кыз мөрәҗәгать иткән.
Түләүне мөрәҗәгать итүче, Россия Федерациясе гражданы һәм Татарстанда даими теркәлгән булса, шулай ук республика территориясендәге мәгариф учреждениесендә көндезге формада укыса гына, алырга мөмкин.
Тиешле гаризаны яшәү урыны буенча Республика матди ярдәм үзәгенә йөклелекнең 12 нче атнасыннан башлап, әмма бала табу көненнән да соңга калмыйча бирергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев