Татарстанда 3,2 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы БДИны кабат тапшырды
Быел рус теленнән – 40, профильле математикадан – 144, база математикасыннан 98 укучы минималь балл җыя алмаган.
Татарстанда БДИның бер фәнен яңадан тапшырырга теләгән унберенче сыйныф укучылары саны артты. Быел бу мөмкинлектән 3,2 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы файдаланган, 2025 елда-2,5 меңнән артык. бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
"Бу 2025 елга караганда 25% ка күбрәк. Кабат тапшырулар саны буенча беренче урынны җәмгыять белеме алды, аннан соң информатика бара, ул узган ел абсолют лидер иде. Нәтиҗәләр 20 июльдән дә соңга калмыйча игълан ителәчәк, ә апелляция булганда – аларны үткәрү вакытын исәпкә алып", - диде ул.
Инде беренче ел гына түгел, РФ Президенты Владимир Путин карары нигезендә, 11 сыйныфны тәмамлаучылар имтиханны өстәмә чорда-8 һәм 9 июльдә тапшыра ала, дип искәртте министр.
Төп чорда мәҗбүри фәннәр буенча БДИның минималь бусагасын узмаган чыгарылыш сыйныф укучылары саны рус теленнән тотрыклы булып кала, ә математикадан аларның кимүе күзәтелә, дип өстәде Һадиуллин.
Рус теленнән – 40, профильле математикадан – 144, база математикасыннан 98 укучы минималь балл җыймады.
2026 елгы чыгарылыш сыйныф укучылары бу фәннәрне сентябрьдә кабат тапшыра алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев