Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Татарстанда «Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсының төбәк этабы башланды

«Демография» илкүләм проекты кысаларында яңадан укыган татарстанлылар үзләренең осталыкларын күрсәтәчәкләр

  Татарстан Республикасында 25 июньнән төрле номинацияләр буенча «Һөнәре буенча иң яхшы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының төбәк этабы уза, дип хәбәр итә ТР Хезмәт министрлыгы.

27 июньдә Казанда «Икенче старт» номинациясендә төбәк этабы узачак. Элегрәк «Демография» илкүләм проекты кысаларында эшче белгечлегенә яңадан укыту узган һәм карьера юлын нольдан башлаган кешеләр үз осталыкларын күрсәтә һәм федераль этапта катнашу өчен көрәшә алачак. Конкурс номинациясе эшче һөнәрләренең абруен күтәрү өчен, эшкә урнаштыру ярминкәсенең федераль этабы кысаларында узачак.

«Икенче старт» номинациясендә инженерлар, слесарьлар, IT-белгечләр һәм башка һөнәр ияләре катнаша ала. Катнашучылар арасында – «Метроэлектротранс» МУП, «Казанькомпрессормаш» АҖ, «КАМАЗ» ГАҖ, «ПОЗиС» АҖ һәм, әлбәттә, «Казан вертолет заводы» АҖ хезмәткәрләре. Төбәк этабы Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге базасында узачак», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау урынбасары Клара Таҗетдинова.

Аның сүзләренә караганда, татарстанлылар 20 конкурс номинациясенең 17сендә катнашырга планлаштыра. Төбәк этапларында җиңүчеләр федераль этапка барачак, ә федераль этапта җиңүче акчалата приз – бер миллион сум алачак.

Шулай ук 22–26 сентябрьдә Татарстанда «Радиоэлектрон аппаратура монтажчысы» номинациясендә конкурсның федераль этабы узачак.

«Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсы 2012 елдан бирле ел саен үткәрелә. 2025 елдан ул «Кадрлар» илкүләм проектының бер өлеше булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев