Татарстанда яңа ел бәйрәмнәрендә янгынга каршы махсус режим кертелә
Яңа ел бәйрәме якынлашкан саен пиротехник әйберләр: петарда, фейерверк, ракеталар, салют, хлопушка, бенгаль уты кебек уенчыкларга тартыла башлыйбыз. Балалар бигрәк тә. Менә шуны истә тотып пиротехник эшләнмәләрне куллану кагыйдәләрен тагын бер искә төшереп узу зыян итмәс!
Пиротехника, күпме генә ышандырсалар да 100 процент куркынычсыз була алмый. Тиешле кагыйдәләрне саклап ясалмаганы бигрәк тә! Ул вакытыннан алда, тиеш булмаган юнәлештә шартлап зур җәрәхәтләр китерергә мөмкин. Шуңа күрә салют, фейерверк, петардаларны алганда ук зур игътибар таләп ителә. Контрофакт товар алу куркынычы да зур. Пиротехниканы бары тик олылар гына сатып алырга тиеш һәм балаларга бары тик олылар барында гына аларны куллану рөхсәт ителә! Яңа ел бәйрәме якынлашкан саен пиротехник әйберләр: петарда, фейерверк, ракеталар, салют, хлопушка, бенгаль уты кебек уенчыкларга тартыла башлыйбыз. Балалар бигрәк тә. Менә шуны истә тотып пиротехник эшләнмәләрне куллану кагыйдәләрен тагын бер искә төшереп узу зыян итмәс!
- Сатып алганда сатучыдан товарның сертификатын сорагыз, анда нәкъ шушы товарның куркынычсызлык тикшерүен узуы күрсәтелгән булырга тиеш;
- Пиротехник товарның срогы чыкмаган булуын тикшерегез (иң күбендә 2 ел булырга мөмкин)...
- Кулланыр алдыннан товарның куллану инструкциясен уку таләп ителә. Анда ничек дөрес итеп кулланырга икәне тәфсилләп язылган булырга тиеш. Срогы чыккан пиротехниканы куллану катгый тыела. Сатып алынган фейрверкларны үзенең оригинал упаковкасында, коры, температурасы +30 с тан артмаган, янып китүчән матдәләрдән, предметлардан, җылылык приборларыннан читтә, балалар кулы җитмәгән җирдә саклау зарур. Юешләнгән, упаковкасы бозылган фейрверкларны киптереп янадан куллану, машина салонында , кесәләрдә, саклау катгый тыела.
Пиротехник эшләнмәләрне куллану 18 яше тулмаган кешеләргә катгый тыела. Салютларны аттырганда аны тигез, каты урынга урнаштырырга, аумасын өчен читләреннән яхшылап беркетергә яки каты карга урнаштырырга кирәк. Фейрверк аттыручы фитильне кабызуга, тиз генә, аркасы белән борылып куркынычсыз урынга китәргә тиеш. Яндырган фитильгә, янып киткән салютка, йөз бн иелү катгый тыела. Салют эшләп беткәннән соң, аның калдыгы янына 10 минут вакыт уткәч, аның куркынычсызлыгына инангач кына килергә, һәм калдыкларын саклык белән генә алып суга салырга һәм 24 сәгать үткәннән соң гына, каты калдыклар чүплегенә атарга кирәк. Пиротехник эшләнмәләрне дөрес сакламаганда һәм кулланмаганда, тән җәрәхәтләре алу, янгын чыгу куркынычы ихтимал. Әти-әниләргә балаларын ныклы контрольдә тотулары сорала, чөнки соңгы елларда интернет аша пиротехник эшләнмәләр алып, шуларны куллану белән бәйле тән, күз җәрәхәтләре алу очраклары күзәтелә. Балаларыбызның исән- имин, сау сәламәт булулары иң беренче чиратта үзебезгә кирәклеген онытмасак иде.
2025 елның 25 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасында махсус янгынга каршы режим кертелә, бу чорда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозучы гражданнарга 10 мең сумнан 20 мең сумга, вазифави затларга 30 меңнән 60 мең сум, эшмәкәрләргә 60 мең сумнан 80 мең сумга, юридик затларга 400 мең сумнан 800 мең сумга кадәр штраф чаралары каралган.
Бәйрәмнәрегез күңелле һәм имин үтсен!
Айнур Галимуллин,
Саба һәм Теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев