Татарстанда кулланучылар хокукларын бозу мәсьәләләренә багышланган кайнар линия эшли башлады. Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фото: © Солтан Исхаков, «Татар-информ»
Консультацияләр 15 мартта билгеләп үтелә торган Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне уңаеннан оештырылган.
Ведомство белгечләре 9-20 мартта республикада яшәүчеләрдән шалтыратулар кабул итәчәк.
Сораулар бирү өчен түбәндәге телефоннар мөрәҗәгать итәргә мөмкин:
- 8 (986) 901-03-17 – Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе;
- 8 (843) 221-90-16 – «Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет учреждениесенең консультация үзәге.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-kullanucylar-xokuklaryn-bozu-masalalare-buenca-kainar-liniya-esli-baslady-5920361


Нет комментариев