Татарстанда куркыныч медицина калдыкларын утильләштерү заводы төзергә мөмкиннәр
Татарстанда медицина учреждениеләрендәге куркыныч калдыкларны куркынычсыз утильләштерү буенча завод төзергә мөмкиннәр. Бу мәсьәләне хәл итү өчен Рөстәм Миңнеханов Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгына медицина учреждениеләрендә формалаша торган калдыклар күләмен исәпләргә кушты. Мондый проект республикага 300 миллион сумга төшәргә һәм нибары ике ел эчендә үзен акларга мөмкин.
Плазмохимик деструкция – калдыкларның куркыныч төрләрен тулысынча һәм калдыксыз юк итү технологиясен «Роснано» компаниясенең үсеш директоры Иван Ожгихин тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, технология катлаулы химик элементларны молекуляр рәвештә аерым куркыныч тудырмый торган газларга әверелдерүгә корылган.
«Роснано» компаниясе генерацияләнә торган калдыклар буенча Россия дәүләт учреждениеләренә мониторинг уздырган инде. Аның статистикасы нигезендә, республикада бер ел эчендә дәүләт медицина учреждениеләрендә генә дә 22 тоннага якын калдык җыела. Өстәвенә, шәхси клиникаларны, стоматологияләрне, шифаханәләрне һәм калдыклар формалаша торган башка учреждениеләрне кертсәң, бу күрсәткеч ким дигәндә икеләтә артачак, дип саный компания директоры. Шул ук вакытта медицина учреждениеләре эчке эшкәртүгә елына 122 млн сумга якын чыгым тота.
Рөстәм Миңнеханов барлык медицина учреждениеләре буенча исәп-хисап ясарга һәм аларны эшкәртүгә нинди егәрлек кирәк булачагын исәпләргә кушты. «Шикле контораларга түләмәячәкбез, ә чынлап утильләштерәчәкбез», – дип нәтиҗә ясады Рөстәм Миңнеханов.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-kurkynyc-medicina-kaldyklaryn-utillasteru-zavody-tozerga-momkinnar-5867624
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев