28 февраль 2023 яңалыклары
-
Саба гимназиясендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары һәм сыйныф җитәкчеләре өчен семинар узды
Саба гимназиясе базасында «Аңлы ата-ана мәктәбе» проектын тормышка ашыру кысаларында тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары һәм сыйныф җитәкчеләре өчен семинар узды.
-
Илбашы котлавын алды
25 февральдә Шәмәрдәндә яшәүче Тәскирә Вәли кызы Ситдикова 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын кабул итеп алды.
-
Районда шәҗәрә фестиваленең муниципаль туры җиңүчеләре ачыкланды
Районның агымдагы эш атнасы бик “кызу” башланды: дүшәмбедә үк Шәмәрдән мәдәният йорты умарта оясыдай гөҗләде. Биредә Татарстан Дәүләт архив эше комитеты үз канаты астына алган «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – Тарихта без эзлебез» исемле республика шәҗәрә фестиваленең муниципаль этабы узды. Быелгысы ТРда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышлана.
-
Диния Нәзарәте Рамазан аена биналарны бизәп куярга чакыра. Иң яхшы бизәлешкә – хаҗ юлламасы!
Татарстан мөфтияте 23 көннән җитәчәк изге Рамазан ае уңаеннан җәмәгать урыннары арасында иң матур бизәлештә ярышу буенча “Нурлы Рамазан” бәйгесен игълан итә.
-
Татарстанда куркыныч медицина калдыкларын утильләштерү заводы төзергә мөмкиннәр
Татарстанда медицина учреждениеләрендәге куркыныч калдыкларны куркынычсыз утильләштерү буенча завод төзергә мөмкиннәр. Бу мәсьәләне хәл итү өчен Рөстәм Миңнеханов Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгына медицина учреждениеләрендә формалаша торган калдыклар күләмен исәпләргә кушты. Мондый проект республикага 300 миллион сумга төшәргә һәм нибары ике ел эчендә үзен акларга мөмкин.