Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Районда шәҗәрә фестиваленең муниципаль туры җиңүчеләре ачыкланды

Районның агымдагы эш атнасы бик “кызу” башланды: дүшәмбедә үк Шәмәрдән мәдәният йорты умарта оясыдай гөҗләде. Биредә Татарстан Дәүләт архив эше комитеты үз канаты астына алган «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – Тарихта без эзлебез» исемле республика шәҗәрә фестиваленең муниципаль этабы узды. Быелгысы ТРда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышлана.

Бәйгедә районның өч гаиләсе – Тимершыктан Хантимеровлар, Кызыл Мишәдән – Галимовлар, Юлбаттан Рәхимуллиннар катнашты. Бәйге фойедан ук башланды. Конкурсантлар  жюрига гаиләләренең шәҗәрәсен, нәсел башында торучыларның һәм аларның дәвамчыларының үткәндәге һөнәрчелеген   гәүдәләндергән  эш  коралларын, шәхси документларын, үзләре әзерләгән милли ризыкларын тәкъдим иттеләр, гореф-гадәтләрен, милли костюмнарын чагылдырган иҗади номер күрсәттеләр.  Кул эшләре күргәзмәсе халкыбызның нинди булдыклы, һөнәрле халык икәнен дәлилләде. Фестивальдә катнашучыларның чыгышын Казан дәүләт мәдәният институты доценты Денис Мочалов, театр, югары  сәнгать мәктәбе  факультетлары магистрлары Ләлә Хөснетдинова, Анна  Конкина аларның  нәсел  шәҗәрәсе ничә буынны үз  эченә  алган булуыннан, язма  чыганакларда рәсми раслануыннан чыгып  бәяләделәр. Россиядә “Укытучылар һәм остазлар елы” баруы да исәпкә  алынды. Кызыл  Мишәдән Галимовлар гаиләсе әзерләгән күргәзмә  материалларда һәм презентациядә нәкъ шушы темага нык басым  ясалган иде.  Театральләштерелгән   күренештә сурәтләнгәнчә,   Кукмара районыннан Арча училищесын тәмамлаган Йөзмөхәммәт (1894  елгы) кызы  Мәхтүмә Явлаштауга укытучы итеп  җибәрелә.  Авылның уңган-булган егете  Габдрахман аны үзенә гомерлек  яр итә. Менә дигән итеп  яшиләр. Биш 5 бала  үстерәләр.  Мәхтүмәнең  педагоглык   стажы 42 ел.  Аның  һөнәрен Кызыл Мишәгә  килен булып  килгән кызлары Тайфә  белән Тәгъзимә дәвам итә. Тайфә Галимованың кызлары Резеда, Ландыш шулай  ук укытучылар. Оныклары Гөлшат, Булат, Ландыш, Таңсылу да Арча  педагогия көллиятен тәмамлыйлар.  Гомумән,  Йөзмөхәммәт бабай нәселендә   19  укытучы бар һәм  аларның мөгаллимлек  стажы 298  елга  җыела.

 Тимершыктан Хантимеровларга багышланган  күргәзмә исә фойеның  яртысын   алып тора   иде. Итек басу,  агач эше  кораллары, агачтан  ясалган  май  язгычны әйләндерүче  Дания Хантимерова янында жюри аеруча озак тукталды. Презентацияләү өлешенә  дә  сәхнә тутырып  чыктылар. Шәҗәрә төзүдә Хантимеровлар 12нче буынга  кадәр барып җиткәннәр һәм 220 кешене  ачыклаганнар. Нәселдә 1650 елда туган Тукай исемле  кеше булуы  да билгеле.

Конкурска  йомгак  ясар  вакыт  җиткәч, Хантимеровларның  район  этабы   җиңүчесе булачагына  беркем дә  шикләнмәде. Беренче  урынны  алуның шул  ягы бар –   алда зона турына әзерлек мәшәкатьләре. “Бәйгедә бездән 65 тирәсе  кеше катнашты. Хәзер  Балтачта апрельдә булачак зона  туры    көтә. Тагын  да   яхшырак  әзерләнәбез. Шәҗәрәдәге  борынгы һәр буын  кешесенең документаль расланган  булуы    мәҗбүри”,– диде  Хантимер нәселенең 11нче буын вәкиле Айдар. 

Бәйгедә Галимовлар – 2нче, Рәхимуллинар гаиләсе 3нче  урынга  лаек булды. Призлы урынны алганнарга Дипломнарны башкарма  комитет  җитәкчесе  урынбасары  Марат Кәримов тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев