Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба гимназиясендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары һәм сыйныф җитәкчеләре өчен семинар узды

Саба гимназиясе базасында «Аңлы ата-ана мәктәбе» проектын тормышка ашыру кысаларында тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары һәм сыйныф җитәкчеләре өчен семинар узды.

Саба гимназиясе базасында «Аңлы ата-ана мәктәбе» проектын тормышка ашыру кысаларында тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары һәм сыйныф җитәкчеләре өчен семинар узды. Семинарда мәгариф идарәсе җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Айгөл Хәнәфиева чыгыш ясады. Ул "Гаилә әлифбалары" дәресләренең  балалар бакчасыннан башлап, чыгарылыш сыйныфларына кадәр балалар үсеше өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуы турында сөйләде. "Яшүсмерләрдә нинди күнекмәләр формалаштыру мөһим?" дигән мастер классны гимназиянең сыйныф җитәкчесе Н.Шәяхмәтова  үткәрде. Семинар тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Лариса Шәмсетдинова чыгышы белән төгәлләде, ул «Бәхетле гаилә әлифбасы» әсбабы белән җентекләбрәк таныштырды, ата-аналар җыелышын нинди формада үткәреп була икәнлеге турында сөйләде. Бу көннәрдә күп гаиләләргә гаилә психологы кирәк, бу дәресләр бала һәм яшүсмерне тәрбияләү процессында килеп чыккан бурычларны һәм проблемаларны җиңәргә ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев