Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Илбашы котлавын алды

25 февральдә Шәмәрдәндә яшәүче Тәскирә Вәли кызы Ситдикова 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын кабул итеп алды.

 

  Тәскирә Ситдикова Мичәнбаш авылында туган. 1948 елдан Шәмәрдән  урманчылыгында төрле эшләр башкара.1950-1955 елларда Шәмәрдән икмәк кабул итү пунктында пропусклар бюросы мөдире һәм  Шәмәрдән китапханәсенең уку залы мөдире булып хезмәт куя. 1955-1961 елларда ул  ВЛКСМның Чүриле һәм  Саба  район комитетларынның  икенче, беренче секретаре  булып эшли.  1961-1963 елларда Тәскирә Вәли кызы Саба район Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары, 1963 елдан 1982 елга кадәр Саба район башкарма комитетының план комиссиясе рәисе итеп сайлана. 1982-1989 елларда халык депутатларының Саба район башкарма комитеты рәисе урынбасары – план комиссиясе  рәисе итеп раслана. Тәскирә Ситдикова бөтен гомерен җәмәгать эшләренә багышлый. Район халкына сәүдә һәм көнкүреш хезмәте күрсәтүне яхшыртуга зур көч куя.  1958 елдан башлап халык депутатларының район Советы депутаты итеп сайлана.  1962-1989 елларда район хатын-кызлар советы рәисе була, хатын-кызлар арасында зур тәрбия эшләре алып бара. 1989 елдан лаеклы ялга китә. «Татарстан АССРның атказанган икътисадчысы» исеменә лаек була,  бик күп  Мактау грамоталары, Мактау билгеләре белән бүләкләнә. Тәскирә Вәли кызының ике кызы һәм бер оныгы бар.   

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев