Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Татарстанда Туган тел көнен һәм Габдулла Тукайның 139 еллыгын билгеләп үтәчәкләр

Шимбә, 26 апрельдә, Татарстан Республикасында Туган тел көне һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулу билгеләп үтелә. Бу уңайдан Казанда берничә чара узачак.

Татарстанда Туган тел көнен һәм Габдулла Тукайның 139 еллыгын билгеләп үтәчәкләр

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

 

Тукай скверында Г.Тукай һәйкәленә Татарстан Республикасы Хөкүмәте катнашында чәчәкләр салу оештырылачак.

Камал театры яңа бинасының Универсаль залында шагыйрьләрнең, быелгы юбилярларның шигырьләрен уку планлаштырылган, ә соңыннан биредә «Казанга Тукай кайткан» спектаклен күрсәтү булачак.

Шулай ук театрда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов татар иҗади интеллигенциясе белән очрашачак. Соңыннан исә театрның төп сәхнәсендә Туган тел көненә багышланган театральләштерелгән концерт һәм Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең 2025 елгы лауреатларын игълан итү тантанасы булачак.

Кабан күле яр буенда Шигырь бәйрәме, шулай ук гала-концерт һәм «Мин татарча сөйләшәм!» конкурс-акциясенә йомгак ясау планлаштырылган.

Камал театрында көн дәвамында Туган тел көненә багышланган масштаблы күргәзмә, «Печән базары» кул эшләре ярминкәсе эшләячәк. Шулай ук бу көнне «Өч татар келәме» уникаль проектын, «Гаиләм – гомер бишеге» XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы традицион татар костюмнарының реконструкцияләнгән комплексы күргәзмәсен һәм «Татар костюмы» китабын презентацияләү булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-tugan-tel-konen-ham-gabdulla-tukainyn-139-ellygyn-bilgelap-utacaklar-5903738

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев