Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда әйләнеп капланган нефть ташый торган автомобиль табигатькә зыян китергән

Кичә иртән ТРның Баулы районы Ново-зареченское авыл җирлегендә Кандыз елгасының су җыела торган мәйданында "Самара транспорт компаниясе" ҖЧҖ нең нефть ташый торган автомобиле катнашында юлда транспорт һәлакәте булган.

Нәтиҗәдә, 500 кв м мәйданга 24 м³ нефть түгелгән. ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе экологлары Баулы районында нефть түгелгән урыннан туфрак һәм җыелган су үрнәген алганнар.

Су өстенә нефть таралуны чикләү чаралары үткәрелгән.

РФ Җир кодексының 42 нче маддәсе (Җир участогы милекчеләре һәм җир участоклары милекчеләре булмаган затлар җирне һәм туфракны пычратырга һәм тискәре йогынты ясарга тиеш түгел) һәм "Әйләнә-тирәне саклау турында"гы Федераль законның 46 нчы маддәсе (Нефть, газ чыгару производстволары, нефть һәм газны, аларның продуктларын эшкәртү, транспортлау, саклау һәм сату объектларын урнаштыру, проектлау, төзү, реконструкция, файдалануга тапшыру һәм файдаланганда әйләнә-тирәне саклау өлкәсендә таләпләр) бозылу теркәлгән, дип хәбәр итә ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының матбугат хезмәте.

Фотосурәт ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы сайтыннан алынды.

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев