Татарстанлыларны киләсе атнада өч көнлек ял көтә
Яңалыклар

Татарстанлыларны киләсе атнада өч көнлек ял көтә

20 март көнне - Ураза гаете

Татарстан Республикасында яшәүчеләрне киләсе атнада өч көнлек ял көтә. Бу быел җомгага туры килә торган Ураза бәйрәме белән бәйле.

Республиканың җитештерү календаре буенча, татарстанлылар өч көн рәттән – 20 марттан 22 мартка кадәр ял итәчәк.

Бәйрәм алдыннан  пәнҗешәмбесе, 19 март көнне эш вакыты рәсми рәвештә бер сәгатькә кыскартылачак.

ТАТАР ИНФОРМ


Нет комментариев