Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның мәгариф һәм фән министры татар теленнән яңа дәреслек әзерләнүен әйтте

Татар телен укыту методикасын үзгәртүдә "әлегә туры юлга бастык дип әйтеп булмый", дип саный министр.

Татар телен укыту методикасын үзгәртү максатыннан, татар теленнән яңа дәреслек әзерләнә. Бу хакта бишенче чакырылыш Дәүләт Советының 46нчы утырышында Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте.

Депутат Ирек Шәриповның укыту методикаларын үзгәртү турындагы соравына җавап биреп ул: «Бу мәсьәләдә инде туры юлга бастык дип әйтеп булмый. Фәннәр академиясе һәм күптөрле мәгариф институтлары бу мәсьәлә буенча бергәләшеп эшли башладылар. Минемчә, бу эшне быел төгәлләп булыр. «Ана теле» белән «Сәлам»не берләштереп, бөтен кеше өчен дә аңлашылырлык әсбап ясыйбыз», - диде.

«Әлбәттә, бу мәсьәлә буенча 2018 елда кулга-кул тотышып эшләп чыктык. Быел да бу методикалар буенча киңәшмәләр, семинарлар үткәрдек. Былтыр грамматиканы бераз киметтек, сөйләшүне арттырдык», - диде Рафис Борһанов.

«Мин үзем татар һәм рус мәктәпләренә кергәндә, күбесенчә татар теле дәресләре вакытында керәм дә, балалар белән дә сөйләшәм. Ул методикалар буенча бүген кем сөйләшә башлады? Рус балалары да, татар балалары да түгел. Яхшы укый торган балалар сөйләшә башлады», - диде министр.

 

Фото: архив/Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев