18 март 2019 яңалыклары
-
Татарстанда тагын томан төшәчәк
Көндез һава температурасы +6 градуска кадәр җылы булачак.
-
Гүзәл Удачина баланы беренче сыйныфка электрон гариза буенча кертергә тәкъдим итә
"Ата-аналарның балаларны беренче сыйныфка кабул итәргә теләмәвенә кагылышлы шикаятьләр булды", - ди бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил.
-
Яшь Гвардиялеләр XII отчет-сайлау концеренциясендә
18 нче март көнне Казан шәһәрендә Саба җирле "Бердәм Рәсәй"нең "Яшь Гвардия"се штабы активистлары XII отчет-сайлау концеренциясендә катнаштылар.
-
Владимир Путин ялган хәбәрләрне тыю турында законны имзалады
Фейк-хәбәрләр тараткан өчен штраф 1,5 млн сумга кадәр була.
-
«Водяная» фильмы дүрт көн эчендә прокатта 1 миллион сумнан артык акча җыйган
Каюм Насыйри әсәрләре буенча куелган “Водяная” фильмын Россия кинотеатрларында 14 мартта күрсәтә башладылар.
-
Намаз укуда бәйге тоттылар
17 март көнне Саба җәмигъ мәчетендә мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында намаз уку бәйгесе үткәрелде. Анда районыбызның төрле авылларыннан 40 якын бала катнашты.
-
Гөлнара Сабирова «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире итеп билгеләнде
Газетаның элеккеге баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров вазифасыннан үз теләге белән китә.
-
АЛЬБЕРТ НУРМИНСКИЙ: «ЯКЫННАРЫМ ИҖАТЫМА САГАЕП КАРЫЙ»
Аның җырлары «чепыркалар»да да, BMWларда да яңгырый. Кыска гына вакыт эчендә популярлык казанырга өлгергән, татарча рэп башкаручы оста, сәләтле яшь егет… Тел төбем кем турында икәнен күпләр аңлагандыр дип уйлыйм. Әйе, бу күп кенә кызларның йөрәгенә ут салган, егетләрнең хөрмәтен яулаган Альберт Нурминский!
-
Казанда Җиңү Паркы каршында трамвайга ут капкан
Һәлакәт нәтиҗәсендә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.
-
«Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе» ярышы
ФОТОРЕПОРТАЖ.
-
Бу елга Татарстан бюджеты дефициты 5,5 тапкыр арта
Депутатлар Татарстан бюджеты турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проектын беренче укылышта һәм тулаем кабул итте.
-
Татарстанның мәгариф һәм фән министры татар теленнән яңа дәреслек әзерләнүен әйтте
Татар телен укыту методикасын үзгәртүдә "әлегә туры юлга бастык дип әйтеп булмый", дип саный министр.
-
«Үз кызыбыз кебек!» — Әнвәр Нургалиев сөенече белән уртаклаша
Популяр җырчы Әнвәр Нургалиев өчен шушы көндә булып узган концерты аеруча куанычлы булган. Аны котларга дип күптәнге тамашачысы Айсылу (Айдар Галимовның беренче баянчысы Салават Әхмәдуллинның кызы -ред.) үзенең әти-әнисе, сеңлесе белән килгән, дип зур шатлыгы белән уртаклаша җырчы. Айсылу артистка бүләккә үз кулы белән эшләгән искитмәле портрет бүләк иткән.
-
Узган елда тәрбиягә алынган гаиләләрдән 100ләп бала кире приютларга кайтарылган
Рафис Борһанов әйтүенчә, моның сәбәпләре я ата-аналар баш тартуында, я яшәү шартлары начар булуда.
-
Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләренең чаңгы ярышлары буенча спартакиадасы
2019 елның 16 мартында Зәй шәһәренең "Ялта-Зәй " спорт әзерлеге үзәге базасында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары узды.