Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

«Водяная» фильмы дүрт көн эчендә прокатта 1 миллион сумнан артык акча җыйган

Каюм Насыйри әсәрләре буенча куелган “Водяная” фильмын Россия кинотеатрларында 14 мартта күрсәтә башладылар.

Каюм Насыйри әсәрләре мотивлары буенча куелган “Водяная” фильмы дүрт көн эчендә Россия һәм халыкара прокатта 1 миллон сум акча җыйган. Бу хакта фильмның режиссеры Алексей Барыкин кинокомпаниясенең матбугат үзәге хәбәр итә.

«Фонд Кино» мәгълүматлары буенча, «Водяная» Татарстан кинотеатрлары арасында җыемнар буенча җиденче урынны алган. Россия буенча прокаттагы 138 кинокартина арасында 26нчы урында.

«Водяная» фильмы дүрт көн эчендә прокатта 1 миллион сумнан артык акча җыйган

“Америка блокбастерлары белән чагыштырганда, бик үк яхшы нәтиҗә түгелдер, бәлки, әмма бюджет ягыннан караганда, чагыштырырлык та түгел. Бу ялларның төп фильмы «Рождённый стать королем» прокатта 16 миллион сум җыйды. Шулай да без Татарстанда җыемнар буенча үз рекордыбызны куйдык. Җыемнарыбызны бюджет белән чагыштырсак, Россия киносында иң яхшы коммерция уңышына ирешкәнбез”, - ди Алексей Барыкин.

“Водяная” фильмы прокатка 14 мартта чыкты. Оештыручылар белдерүенчә, бу Татарстан фильмының беренче Россия прокаты. Фильмның яшь чикләре 12+ дип билгеләнгән. Димәк, 12 яше тулмаган балалар кинога әти-әниләре белән керә ала.

Фильм татар әкиятләренә нигезләнеп, бүгенге көн турында төшерелгән. Төшерелү урыны - Яшел Үзән районының Олы Ачасыр авылы. Фильмны өчтән бер өлеше татар телендә. Ул кадр арты тәрҗемәсе белән тәэмин ителгән.
 

Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев