Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда тагын томан төшәчәк

Көндез һава температурасы +6 градуска кадәр җылы булачак.

Иртәгә, 19 мартта, төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә урыны белән томан булачак. Республикада явым-төшемсез алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Моңа кадәр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысы өчен дә, шулай ук актив ял итәргә яратучылар өчен дә җитди куркыныч тудыра, дип искәрткән иде.

Татарстан синоптиклары республикада үзгәрүчән талгын җил булачак, дип хәбәр итә. Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә юлларда бозлавык хасил була. Төнлә 8 градуска кадәр салкын булачак. Көндез һава температурасы +1..+6 градуска кадәр җылы булуы көтелә. Татарстанның төньяк-көнбатышында тагын да җылырак булачак.

Фото: архив tatar-inform

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев