Татарстанның җәйге лагерьларына өч миллиард сумнан артык акча юнәлдерелгән
Быел лагерьларда 239 мең бала ял итәчәк.
Татарстанда балалар ялы һәм сәламәтләндерү программасына 2026 елда өч миллиард сумнан артык акча юнәлдерелде. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров хәбәр итте. Быел лагерьларда барлыгы 239 мең бала ял итәчәк. Биш ай эчендә сәламәтләндерү үзәкләрендә 33 958 бала булып киткән инде.
2026 ел дәвамында 128 ял һәм сәламәтләндерү оешмасы эшләячәк. Капиталь ремонттан соң 15 лагерьның 13е ачылачак. Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча быел палаткалы лагерьлар эшен дәвам итәчәк, анда 12 мең бала ял итәчәк. Аларны оештыруга 97,6 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
Күпсанлы балалар көндезге лагерьларга барачак-анда 96 мең бала ял итәчәк. Юлламалар биргәндә авыр тормыш хәлендә калган балигъ булмаганнар өстенлек алган. Аларның 50 меңе бушлай юлламалар алды. Республика буенча мәктәп яны лагерьлары эшли башлады инде.
Чыганак: «Вечерняя Казань»
Фото: Ясалма фәһем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев