Татарстанның атказанган экологы Марсил Галимуллин вафат
Марсил Мулланур улы 26 ел гомерен игелекле эшкә – табигатьне саклауга багышлады.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты коллективы, Саба муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты Саба районы буенча хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм махсус саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район (районара) бүлеге җитәкчесе Марсил Мулланур улы Галимуллинның 67 нче яшендә вафат булуы турында тирән кайгы белән хәбәр итә. Марсил Мулланур улы 26 ел гомерен игелекле эшкә – табигатьне саклауга багышлады. Аучы-биолог буларак ныклы нигезле белем ала. Ул туган җирен, аның урманнарын, елгаларын һәм анда яшәүчеләрне бик яхшы белә һәм чын күңелдән ярата.
Күпьеллык намуслы хезмәте һәм республиканың биологик төрлелеген саклап калуга бәяләп бетергесез өлеше нәтиҗәсендә «Татарстан Республикасының атказанган экологы» дигән югары исемгә лаек була. Хезмәттәшләре өчен ул җитәкче генә түгел, бәлки зирәк остаз һәм үз эше белән мавыккан тугры иптәш була. Марсил Мулланур улы Галимуллинның югары класслы профессионал, намуслы кеше һәм республикабызның чын патриоты буларак истәлеге безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев