Теләчедә аты белән эшкә киткән егет юкка чыккан [+фото]
Теләче районында эшкә киткән җиреннән бер егет юкка чыккан.
Хәзер аның югалуы турындагы хәбәрләр социаль челтәрләр аша таратыла. Айнур Исламгалиев Теләче районының Үзәк авылында яшәгән. Өч көн элек атка атланып күрше Алан авылына эшкә чыгып киткән. Әмма эшенә барып җитмәгән, эзсез югалган, диелә. Атының кире кайту-кайтмавы турында хәбәр юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
                                                
                        
                    

Нет комментариев