Телне кемнәр өйрәтер?
Туган тел ул – әманәт! Аны бернигә дә карамый, саклыйк, үстерик, өйрәтүне дәвам итик! Татарстан Диния нәзарәтенең узган елгы эшчәнлегенә багышланган, Кама Тамагы районында уздырылган пленумы утырышында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, менә шулай фәһемләп, татар телен өйрәтүне тагын да киңәйтергә өндәде.
Мөфтинең өммәттәшләребезгә беренче генә мөрәҗәгате түгел бу. Узган ел башында республикабызның барлык мәчетләрендә җомга намазлары вәгазьләрен татарча гына сөйләргә чакыруы әлеге уңайдан аның беренче мөрәҗәгате, беренче адымы булды. Былтыр көзен, мәктәпләребездә дәүләт теле буларак укытылучы татар теле сәгатьләре кыскартылгач, өммәттәшләребезне, мәчетләргә килеп, “Без – татарлар” курсларында ислам дине нигезләрен, татар телен өйрәнергә чакырды ул. Нәтиҗәдә быелның февраль башыннан республикабызның ун мәчетендә, Казандагы Россия Ислам институтының татар теле һәм мәдәнияте кафедрасы белгечләре тарафыннан махсус язылган дәреслек буенча, милләттәшләребез атнага өчәр көн килеп гыйлем эстәргә кереште. Кама Тамагындагы пленумда Диния нәзарәте башлыгы быел әлеге мәчетләрнең исемлеге тагын да ишәячәген белдерде.
Әлеге яңалыкны ишетеп, дәреслекне сорап, илебезнең Самара, Томск кебек өлкәләреннән мөрәҗәгать-үтенечләр килә башлады. Шул ук вакытта әлеге башлангычны күтәреп алырга, җиң сызганып дәвам итәргә тиешле Татар конгрессының бу җәһәттә кыл да кыймылдатмавы сәер. Билгеле, Татарстанда татар теле – болай да дәүләт теле. Җәмәгать оешмалары кузгалмаса да, Мәгариф министрлыгы, вузлар болай да бу юнәлештә шактый күп эш алып бара сыман. Аерым алганда, башкалабызда КФУ мөгаллимнәре теләге булганнарга, өстәмә белем бирү яссылыгында, вузга чакырып та, интернет аша да (“Ана теле – онлайн” мәктәбе”) татар телен өйрәтү белән мәшгуль. Шул ук вакытта Татарстаннан читтә, хәер, үз республикабыздагы эреле-ваклы шәһәрләрдә дә балаларына, оныкларына туган телебезнең матурлыгын, зур мөмкинлеген аңлатырга, үзләре дә татарча матур итеп сөйләшергә, дөрес язарга, татарча уйларга теләүче өлкәннәр бихисап. Никадәр генә теләсәләр дә, мәчет-мәдрәсәләр бу зур эшне колачлап, туган телебезне өйрәнергә теләгәннәрне бер түбә астына җыеп бетерә алмаячак (билгеле, ислам нигезләре белән бергә татар телен өйрәтүне Диния нәзарәтләреннән башка берәү дә уңышлы башкара алмый).
Моның сәбәпләре берничә. Билгеле, төп сәбәбе, үзебезне мөселман санасак та, күпләребезнең диннән ерак булуы. Мәчет ишеге кайсы якка ачылганын белмәүчеләрнең Аллаһ йортына дин һәм тел сабаклары тыңларга килүе икеле. Ә менә Бөтендөнья Татар конгрессына (БТК) мөселманын, керәшенен, дәһриен бергә туплау берни түгел. Узган елның августында булган БТК корылтаенда, Конгресс структурасы үзгәртеп корылып, яңа идарәче орган – Милли Шура барлыкка китерелгәч, хәзер Бөтенроссия татар федераль милли-мәдәни мөхтәрияте дә шушы түбә астына керде (мөхтәрият җитәкчесе, РФ Дәүләт Думасы милләтләр эшләре комитеты рәисе Илдар Гыйльметдинов Милли Шура җитәкчесе Васыйл Шәйхразиевның урынбасарларыннан берсе хәзер). Ягъни милли оешмаларны бер йодрыкка туплап торучы ”хакимият вертикале” барлыкка килде. Милли Шураның бер карары белән Конгресс филиалларында да, җирле төбәк татар милли-мәдәни мөхтәриятләрендә дә “Без – татарлар” курсларын башлап җибәрергә мөмкин, димәк.
Ни кызганыч, җитмештән артып киткән татар Диния нәзарәтләре өчен бер түбә, уртак авторитет юк. Аерым алганда, Мордовия Республикасы башкаласында яшәүче, өч мөфтияткә бүленүче өммәттәшләребез шушы сәбәпле әлегәчә Саранскида мәдрәсә ача алмый. Аның каравы биредә төбәк милли-мәдәни мөхтәрияте уңышлы гына эшләп килә. Мөхтәрият җитәкчеләре, шушындый курс ачыйк әле, дип татар китапханәсе тотучы Мордовия татарлары Аксакаллары шурасы рәисе Шамил Бикмаевка мөрәҗәгать итсә, ул бик шатланып риза булачак, минемчә.
Иманым камил: Мәскәүдәге Әсәдуллаев йортында урнашкан Мәскәү шәһәре, Мәскәү өлкәсе татар милли-мәдәни мөхтәриятләре җитәкчеләре дә Милли Шура тарафыннан мондый тәкъдим килсә, Казаннан методик ярдәм күрсәтелсә, бу эшкә бик теләп кушылыр иде.
Сер түгел, былтыр көзен, татар мәгарифен кысрыклый башлагач, авызына су кабып торганга, Татар конгрессының абруена шактый зыян килде. Инде менә хәзер татар телен өйрәтүгә җиң сызганып алынып, “Без – татарлар” курсын илкүләм җәелдерүгә ирешсә, конгресслыларның какшаган абруе шактый ныгыр иде, минемчә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев