Тәмәке тартмау гомерне 10 елга озайта
Һәр ун секунд саен җир йөзендә озак вакыт тәмәке тарткан кеше үлә, 2020 елга ул өч секундка бер кеше вафат булуга кадәр җитәргә мөмкин. Ел саен ноябрьнең өченче пәнҗешәмбесендә дөньяның күп кенә илләрендә Халыкара тәмәкедән баш тарту көне билгеләп үтелә. Ул Американың онкология җәмгыяте тарафыннан 1977 елда гамәлгә куелган. Бөтендөнья...
Һәр ун секунд саен җир йөзендә озак вакыт тәмәке тарткан кеше үлә, 2020 елга ул өч секундка бер кеше вафат булуга кадәр җитәргә мөмкин.
Ел саен ноябрьнең өченче пәнҗешәмбесендә дөньяның күп кенә илләрендә Халыкара тәмәкедән баш тарту көне билгеләп үтелә. Ул Американың онкология җәмгыяте тарафыннан 1977 елда гамәлгә куелган.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, дөньяда 90 процент үлемнең сәбәбе тәмәке тарту аркасында үпкәдә яман шеш килеп чыгудан, 75 проценты - хроник бронхит һәм 25 проценты йөрәк өянәге аркасында.
Россиядә, ким дигәндә, һәр унынчы хатын-кыз тәмәке тарта. Россиядә яшәүче ир-атларның 50-60 процентын күп тартучылар рәтенә кертеп була.
Халыкара тәмәкедән баш тарту көненең максаты - тәмәкегә бәйлелекне киметү, халыкның барлык катлауларын һәм барлык белгечлек табибларын тәмәке тартуга каршы көрәшкә җәлеп итү.
Америка галимнәре тәмәке тартучы хатын-кыз 30 яшькә кадәр тәмәкесен ташласа, 10 ел гомерен озынайтачак. Галимнәр 15 ел дәвамында тикшерүләр алып барып, шундый нәтиҗәгә килгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев