Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре туя һәм 1120 данә “Тополь-38” агачларын кышка әзерли
Район үзәген яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча елның елында мәгълүм эш башкарыла. Шунысы сөенечле, чәчәкләр утыртып кына калынмый, дизайнга да игътибар бирелә соңгы вакытта. Үзәк урамнарда үсеп утыручы тополь, миләш һәм юкә агачлары һәр ел фасылында үзенчә ямь бирә. Матур булсын өчен аларга да тәрбия кирәк. Торак коммуналь хуҗалык директоры Илнур...
Район үзәген яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча елның елында мәгълүм эш башкарыла. Шунысы сөенечле, чәчәкләр утыртып кына калынмый, дизайнга да игътибар бирелә соңгы вакытта. Үзәк урамнарда үсеп утыручы тополь, миләш һәм юкә агачлары һәр ел фасылында үзенчә ямь бирә. Матур булсын өчен аларга да тәрбия кирәк. Торак коммуналь хуҗалык директоры Илнур Хәбибуллинның әлеге агачларны формалаштырып торуны кызлар толымы белән чагыштыруы да кызыклы.
- Озын чәчле кызлар да, толымнарын җыеп, җыйнак итеп йөртсәләр - күркәм бит. Агач ботакларын да шуңа даими рәвештә матурлап торабыз. Мисалга, "Тополь-38" сортлы агачларның ботагы өчәр метрга кадәр үсәргә мөмкин. Әмма без аларны елга ике тапкыр кисәбез, - ди ул. - Алар барлыгы 1120 данә, шуларның 883енең артык үскән ботаклары быел киселде. Калганы узган ел гына утыртылды, алары әле үсеп кенә килә, формалаштыру өчен кечкенәрәк.
Топольләрнең ботаклары гадәттә февраль-март айларында һәм июльдән сентябрьгә кадәр киселә икән. Вахитов һәм Тукай урамнарындагы үсеп килүче юкә агачларын да шулай матурлап торалар. Алары - 92 данә. Җитмештән артык тау нараты (Горная сосна) агачын, Гали Закиров урамындагы куакларны тәрбияләү дә алар җаваплылыгында. Төп кәүсәгә зыян китерми генә агачларның ботакларын кисүне Әлфидә Хәлилова, Гөлфия Гыйззәтова, Ләйлә Гайфуллина, Римма Маметова, Фәридә Галимова бик зур осталык белән башкара. Алар «чибәрләткән» агач-куакларга һәркем сокланып уза.
Агачларны формалаштыру эше быелга төгәлләнде. Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре бу юнәлештә хәзер туя агачларын кышка әзерләү мәшәкатьләре белән йөри. Зәмһәрир салкыннар гына өшетмәсен дә, кимерүчеләр генә зыян салмасын үзләренә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев