“Целевик” дип әйтү генә җиңел
Вузларда максатчан программа буенча белем алучыларны, ягъни “целевик”ларны күпләр түрә балалары яки таныш-белеш аша керүчеләр дип кабул итә. Бу чыннан да шулаймы? Әлеге программага эләгү өчен нинди кыенлыклар аша үтәргә кирәк? Хәзер “целевик”ларга укып бетергәч, ким дигәндә өч ел эшләргә туры киләчәк. Яшьләр моңа ризамы?
“Бер тиен дә түләмәдек”
Казан дәүләт медицина университетының “целевиклар”ы арасында Казан кызы Гөлназ Исмәгыйлева да бар. Ул дәвалау факультетында белем алачак. “Яңа закон турында ишеттем. Өмет баглап укырга җибәргән оешмага эшкә кайтмаучыларга штраф салуны бик дөрес дип саныйм. Әйтик, хастаханә студентны укыту өчен күпме акча түгә бит. Бигрәк тә авылда табибларга кытлык булганда, яшьләргә бу мәсьәләдә битараф булырга ярамый, – ди булачак табибә. – Укып бетергәч, башкаладагы поликлиникада эшләячәкмен. Дөрес, әле алты ел буе бик тырышып укыйсым бар. БДИ нәтиҗәләрем яхшы иде. Аны 294 баллга тапшырдым. Йә бюджет бүлегенә керәм, йә максатчан программа буенча укыйм дип, алдан план корып куйган идем. “Целевик” дип әйтү генә җиңел. Бу – үз өстеңә зур җаваплылык алу, тормыштагы төрле хәлләргә карамыйча, сине юллаган оешмага кайтып эшләү дигән сүз. Бүген яшь белгечләр укып бетергәч эш таба алмый интегә. Ә бу очракта эш урының була. Таныш-белешләр аша керүчеләр дә бардыр, бәлкем. Әмма мин аралашкан абитуриентлар арасында андыйлар очрамады. Башкалар да безнең кебек бер хастаханәдән икенчесенә чабып, юллама эзләгән. Соңгы көнгә кадәр өмет иткәннәр. Без дә алмаслар дип бик борчылдык. Бер тиен дә акча түләмәдек. “Целевик”ларны түбән баллар белән дә кабул итәләр, дигән сүзләр ишетелә. Әмма алай түгел. Быел бәйгеләр бик югары иде. Мин дә 300гә якын баллым белән исемлек башында тормадым. Күбесенең БДИ баллары 280, 290 иде”.
Шуны әйтергә кирәк: узган ел Казан дәүләт медицина университетына түбәнрәк баллы абитуриентларны да кабул иткәннәр. Бәйге нәтиҗәләре белән максатчан кабул итү арасында аерма 1,5-2 баллга кимрәк булган. Вузда былтыр барлык бюджет урыннарының 66 проценты “целевик”ларга бүленсә, быел бу санны 11 процентка киметкәннәр.
Урыннар кирәк
Илүзә Касыймова – Арча районының Мәмсә авылы кызы. Ул быел КФУда журналист белгечлеген үзләштерәчәк.
– Кечкенәдән журналист булырга хыялландым. Йолдыз апа Миңнуллина әлеге сәләтемне күреп, мине “Ялкын” журналының балалар редколлегиясенә кабул итте. Максатчан укуны да миңа нәкъ менә “Ялкын” журналы тәкъдим итте. Күп еллар буе әлеге журнал белән хезмәттәшлек иттем. Киләчәктә әлеге басманың мине эш урыны белән тәэмин итә алачагына ышанам. Журналистикада, бигрәк тә татар журналистикасында бюджет урыннарының булмавына борчылам. Әгәр бушлай уку мөмкинлеге тудырылмаса, күп акча түгеп, укый алмаган булыр идем. Төркемдә – 11 студент. “Татмедиа” – 8, “Яңа Гасыр” каналы 3 кешегә бушлай уку мөмкинлеге тудырды, – ди Илүзә.
Кайтасыңны онытма!
Билгеле булганча, әлеге программа төбәкләрдә кадрлар кытлыгын киметүне күздә тота. Оешма студентның укуы өчен акча түли, соңыннан ул яшь белгеч килешү нигезендә шул җирлеккә кайтып эшләргә тиеш. Әмма бу әле аларның барысы да таләпне үти дигән сүз түгел. Һәр районда эш төрлечә куелган. Азнакай районында инде алтынчы ел әлеге юнәлештә махсус программа эшли. “Быел яшьләрне күбрәк авыл хуҗалыгы тармагына җибәрергә булдык. Безгә агрономнар, мал табиблары, механиклар кирәк. Укытучылыкка иң көчлеләрен җибәрергә тырышабыз. Математика, физика, биология, химия, тарих укытучыларына ихтыяҗ бар. Ел саен 6-7 абитуриентны табиблыкка укырга җибәрәбез. Быел беренче тапкыр медицина көллиятен тәмамлап, 18 белгеч кайтачак, – ди Азнакай районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев. – Беренче булып, БДИ күрсәткеченең югары булуын исәпкә алабыз. Аз керемле гаиләләрнең дә акча түләп укыту мөмкинлеге юк. Яхшы укый, теләге бар икән, нигә әле андыйларны җибәрмәскә? Шулай ук династияләргә дә игътибар итәбез. Табиб баласы әти-әнисенең эшен күреп үсә, укытучыныкы укытучылыкка тартыла”.
Әтнә районы хакимияте аппараты җитәкчесе Гөлнара Галәветдинова әйтүенчә, максатчан программа буенча таләпләрне катгыйлату әйбәт. “Моңа кадәр дә килешү буенча укыган белгечләрнең күбесе кире кайта иде. Әмма укытучы белгечлеген үзләштергән дүрт кызыбыз башка район егетләренә кияүгә чыкты. Гаилә сәясәте дигән нәрсә дә бар бит. Гаиләләр төзүгә каршы килә алмыйбыз. Хәзер кергән закон барлык нечкәлекләрне исәпкә алыр дип ышанам, – ди ул. – Бездә әлеге программа буенча укыган 17 табиб эшли. Быел ике кешене укытучылыкка җибәрдек. Яхшы укучыларны гына сайлыйбыз. Чөнки алар үз җирлегебез халкына хезмәт итәчәк. Бүген физика, математика укытучыларына ихтыяҗ зур“.
Белемсез белгечләр вузларга да, предприятиеләргә дә кирәкми.Әлегә предприятиеләр яхшы укучыларны юллама буенча укыта ала, әмма киләчәктә максатчан кабул итү максатчан әзерлеккә әйләнергә мөмкин. Предприятиеләрнең үзләренә кирәкле белгечләрне вузга килеп сайлавы да бар. Ректорлар шулай, ди.
Фото: https://pixabay.com | 455992
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев