Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Туганнары исеменә 80 меңлек кредит алган

Микрофинанслау офисында эшләүче 43 яшьлек бер ханым агымдагы елның февралендә бөтен туганнары исеменә кредит алу турында килешүләр төзеп чыккан. Бу хәл Яр Чаллыда була. Ханым шушы юл белән 80 мең сум күләмендә акча үзләштерә. Ә аның якын туганнары уйламаганда-көтмәгәндә бурычлыга әйләнәләр. Алар бурычлы булуларын белми, ә акча алган ханым белеп...

Микрофинанслау офисында эшләүче 43 яшьлек бер ханым агымдагы елның февралендә бөтен туганнары исеменә кредит алу турында килешүләр төзеп чыккан.

Бу хәл Яр Чаллыда була. Ханым шушы юл белән 80 мең сум күләмендә акча үзләштерә. Ә аның якын туганнары уйламаганда-көтмәгәндә бурычлыга әйләнәләр. Алар бурычлы булуларын белми, ә акча алган ханым белеп тә бурыч түләргә ашыкмый. Тиздән бу хәл белән кредит учреждениесе җитәкчелеге кызыксына башлый. Хәлне ачыклаганнан соң алар полициягә мөрәҗәгать итәләр.

Хәзерге вакытта җинаять эше кузгатылган. 43 яшьлек ханымга ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

Әлмәт таңнары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев