“Туры элемтә”нең кыек яклары (фикер)
Киләсе атнада Илбашы белән чираттагы “туры элемтә” көтелә. Мәгълүмат чаралары белдергәнчә, 2000 елдан башлап санаганда, монысы – шундый калыптагы 16 нчы диалог. Чараның гади гражданнарга, Президентның үзенә файдасы зурмы, бармы? Әллә әлеге формат – власть рейтингын күтәрүне максат иткән спектакль генәме?
Ни генә булмасын, ул – Россиядәге шушы көнгә кадәр яшәп килгән “кулдан идарә“нең бер чагылышы. Вак “янгын”нарны сүндерү, илдәге тишек-тошыкларның йөздән бер өлешен булса да шундый юл белән ямап кую. Бер үк вакытта гади кеше: “Менә бит Президент ил өчен ничек кайгыра, проблемаларның үзәгендә кайнарга тырыша, аларны ничек җиңел хәл итә”, – дип уйласын өчен оештырылган пропаганда акты, пиар-кампания да ул. Аны бөтенләй үк файдасыз, нәтиҗәсез дип тә әйтеп булмыйдыр. Ләкин файда минималь. Шул исәптән хакимият өчен – илнең сулышын, халыктагы кәефләрне сизеп-тоеп тору җәһәтеннән дә. Илбашына тәгаенләнгән мөрәҗәгатьләр катлы-катлы фильтрлар аша сөзелмәсә, беренче җитәкченең колагын шиңдерерлек проблемаларны урыннарда йомып калу, “кирәкле”не генә әйтү традициясе булмаса, сулыш яхшырак сизелер иде, әлбәттә.
Экран аша гражданнар белән аралашу, сорау-мөрәҗәгатьләргә җавап рәвешендә социаль дилбегәне тарткалап алу, ягъни четерекле хәлләрнең бик кечкенә өлешен чишү практикасы башка ил-җирләрдә юк дип беләм. Аны Яңа Россия ысулы, файдалы эш коэффициенты шактый түбән, шуңа да хаҗәте аз булган мөгез чыгару дип атау да хата булмас кебек. Якында гына, шул ук Европа илләрендә җитешсезлекләрне көннекен-көнгә хәл итеп торучы күптән сыналган ышанычлы система-механизм яшәгәндә һәм эшләгәндә бигрәк тә. Ул системаның төбендә гади принцип ята: җирле хакимиятләр ниндидер вертикаль, өстә утыручы абзыйлар алдында үрә катмый, ә үзен сайлаган халык алдында җавап тота. Гражданнарның активлыгы, урындагы власть, аның вәкаләтләре шундый – җәмгыять проблемалардан үз-үзен чистартып тора. Вакытында һәм җиренә җиткереп. Гади, камил һәм автоматизмга җиткерелгән алым.
“Кулдан идарә” исә гавамны пассив итә. Халык та, эреле-ваклы җирле түрәләр дә кушканны көтәргә, кушкач кына кыймылдарга гадәтләнә. Алар: “Алма, пеш, авызыма төш” кенә түгел, “Балык бирсәң бәйләп бир, башын-күзен чәйнәп бир”, – дип тә яши. Өстән күрсәтмә булмаганда, нигә кыбырсырга, инициатива күрсәтергә. Әле тагын Некрасовча: “Вот придет барин, барин нас рассудит” та бар. Анысы – власть күңеленә гомумән бәлзәм. Чөнки бездәге хакимият кемгәдер ирек, маневрга юл бирергә курка. Бизнестан башлап сәясәткә, милли мәсьәләләргә кадәр. Аның мантыйгы – илдәге һәммә нәрсә тоташ контрольдә торырга тиеш. Ышаныч минималь. Тышта әнә әшәкедән әшәке дошманнар, ә эчтә, Алла сакласын, “бишенче колонна” яралып куймагае. Оппозиция дә шуңа күрә юк бездә. Бәйсез суд системасы да. Бизнес та чиновник авызына карап тора. Җирле власть халык алдында хисап тотарга өйрәтелмәгән. Нәкъ шул сәбәпле, Президент Бухалово авылында асфальт салдыра, ул кушкач кына ерак район үзәгендә җирле хакимиятнең кулы җитмәгән сасы чүплекне күмеп куялар. Президент тикле Президент башкарырга тиешле эшләрме болар?
Ул гынамы? Бөтен ил бер кешенең дөньяга, вәзгыятькә үз, субъектив карашы белән яши кебек. Бездәге хакимият, аның аркасында ил, аның 145 млн халкы алдынгы дөнья күптән кабул иткән стандартлардан читтә, башка үлчәү системасында. Бу – “Россиянең үз юлы” доктринасының үтәлеше, югары хакимият коридорларында яралган тагын да бер саташу. Демократиягә юл ачу, халыкны активлаштыру, горизонталь багланышлар булдыру, урындагы хакимиятләрне җаваплы итү урынына биредә һаман вертикальне ныгыталар. Нәтиҗә куанычсыз: бездә крепостнойлыкның яңа гасырга яраклаштырылган варианты хәзер. Кеше эшләсен, эшләп торырлык кына ашасын, телсез-тешсез булсын, “яшник” сөйләгәнне генә ишетсен. Хакимият халык, аның мәнфәгатьләре дип җан атса, чикләүләр кертелгән 2014 елдан бирле һәрберебезнең кесәсе 20-30 процентка такыраер, ә илдәге иң бай, бар мөлкәтнең 70 процентына хуҗа 90 гаиләнең кереме шул чорда 38 процентка артыр идеме? Санкцияләр шартларында яңа 18 доллар миллиардеры яралуны ничек аңларга?
Ә азчылык халыклар икеләтә җәберләнмиме? Яңа крепостнойлык кына җитмәгән, инкыйраз капкалары да киереп ачылган. Мөмкинлек булса, мин Конституция гарантыннан: “Ни өчен кече милләтләрнең Төп законда язылган хокуклары якланмый, ник илдә шовинистик көчләрне тыючы юк?”– дип сорар идем. Гәрчә “Илдә ул яктан барысы да яхшы” дигәнрәк гомуми җавап аласымны бел- сәм дә.
Фото: http://vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев