Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тыелган китаплар алынды

Соңгы вакытта җәмәгать тәртибен ныгыту һәм милли куркынычсызлык максатларында экстремистлыкка каршы тору мәсьәләсе мөһимләшә. Кагыйдә буларак, экстремистик эшчәнлек түбәндәге формаларда тормышка ашырыла: теге яки бу дини, милли һәм социаль төркемгә карата тискәре караш сеңдерү яисә аларга каршы көчләү гамәлләре куллану белән бәйле әзерлеккә чакыру; милли хисне кимсетү, теге яки бу...

Соңгы вакытта җәмәгать тәртибен ныгыту һәм милли куркынычсызлык максатларында экстремистлыкка каршы тору мәсьәләсе мөһимләшә. Кагыйдә буларак, экстремистик эшчәнлек түбәндәге формаларда тормышка ашырыла: теге яки бу дини, милли һәм социаль төркемгә карата тискәре караш сеңдерү яисә аларга каршы көчләү гамәлләре куллану белән бәйле әзерлеккә чакыру; милли хисне кимсетү, теге яки бу милләт вәкилен кыерсыта торган мәгълүмат тарату, идеологик, сәяси, милли яки дини дошманлык мотивлары буенча массакүләм тәртипсезлекләр, хулиганлык күренешләре китереп чыгарырга тырышу. Россия Эчке эшләр минстрлыгының Саба районы бүлеге җинаятьчеләрне эзләү төркеме хезмәткәрләре полициянең башка хезмәтләре белән берлектә әлеге юнәлештә мәгълүм эш алып бара. Экстремизмның еш кына дини "киемнәргә төренүе" беркемгә дә сер түгел. Шуңа күрә мәчетләргә шик кешеләр килеп чыга икән, алар безнең тарафтан игътибардан читтә калмый. Хәзерге вакытта район территориясендә 49 мәчет (Олы Кибәчедәгесе хәзергә ябык) һәм Шәмәрдәндә православ динендәге кешеләр өчен чиркәү эшли. Аларга йөрүче яисә читтән кайткан экстремизм һәм террорчылык линиясе буенча оператив кызыксыну тудырырлык кешеләрне вакытында ачыклау мөһим. Шул максаттан чаралар февраль аенда да үткәрелде, мәчетләргә читтән килүен раслаучы мәгълүматлар табылмады. Шуның белән бергә мәчетләрдән экстремистик эчтәлектә булуы сәбәпле тыелган әдәбиятның федераль исемлегенә кергән 24 данә китап алынды. Андый басмалар кешеләрне, бигрәк тә психологик яктан шәхес буларак формалашып бетмәгән яшьләрне төрле агымнарга иярүгә китерә торган эчтәлеге белән куркыныч. Тикшерү нәтиҗәләре буенча ике материал прокуратурага җибәрелде.

Илнар Гыйльманов,

Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы бүлеге начальнигы урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев