28 март 2015 яңалыклары
-
Инештә бер хатын-кыз гәүдәсе табылган
Җирле кибеттә җыештыручы булып эшләүче 55 яшьлек хатын-кызның гәүдәсен кечкенә генә инештәге әрәмәлектән табып алалар. Бөгелмәдә яшәүчеләр белдергәнчә, сулык сай булгач, аны су алырлык итеп тирәнәйтүләрен сораган булганнар. Әмма бу эшне язга калдырганнар. Шуңа күрә бөгелмәленең суга батуы бик сәер тоела. Ул беркем белән дә бәхәстә булмаган. Экспертлар хәзер үлем...
-
Гражданнарны кабул ителүгә чакырабыз
Монополиягә каршы хезмәтнең Татарстан идарәсе җитәкчеләре 1 апрельдә Саба муниципаль районы башкарма комитеты бинасында гражданнарны кабул итә. Кабул итү иртәнге 8.30 сәгатьтә башлана.
-
Электр энергиясе “вампирлары”
Электр энергиясен түләмичә генә үзләштерү очраклары белән еш очрашырга туры килә. Энергияне законсыз файдалану - шул ук акча урлау инде ул. Кибет басып урлыймы, банкка һөҗүм итепме, кеше кесәсенә керепме, хисаплагачны туктатыпмы - барыбер, кыңгыр эш урланган акча күләме белән генә аерылырга мөмкин. Электр энергиясен үзләштерүнең иң киң таралган ысулы...
-
Тыелган китаплар алынды
Соңгы вакытта җәмәгать тәртибен ныгыту һәм милли куркынычсызлык максатларында экстремистлыкка каршы тору мәсьәләсе мөһимләшә. Кагыйдә буларак, экстремистик эшчәнлек түбәндәге формаларда тормышка ашырыла: теге яки бу дини, милли һәм социаль төркемгә карата тискәре караш сеңдерү яисә аларга каршы көчләү гамәлләре куллану белән бәйле әзерлеккә чакыру; милли хисне кимсетү, теге яки бу...
-
Сак булыгыз: чегәннәр күз буа
Чистайда бер кибеткә чегән хатыны керә дә, киштәдән кофе белән чәй алып, касса янына килә. Кассирдан биш мең сумлыктан кайтарып бирергә акчагыз бармы дип кызыксынган була. Ә бу вакытта кассир аңа уңай җавап кайтара һәм бер үк вакытта товарны сугып чегын чыгарып бирә. Һәм гадәт буенча кайтарып бирергә тиешле сумманы...
-
Авылда акча эшләү җаен тапкан
Татарстан полицейскийлары чираттагы уен салоны эшчәнлегенә киртә куйганнар. Алабуга районының Поспелово авылында яшәүче 36 яшьлек ханым үз йортында уен җиһазлары һәм Интернет челтәрен кулланып азартлы уеннар оештыра торган булган. Оператив хәбәр алганнан соң урынга барган полиция хезмәткәрләре әлеге йорттан 7 системалы блок, 17 монитор, 10 системалы плата, клиентларның исемлеген һәм...
-
Райнур Әхмәтов IV Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенында катнашты
20-22 мартта Казанда IV Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыены узды. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә оештырылган җыенда Россия Федерациясенең 30дан артык төбәгеннән 500ләп кеше катнашты. "Казан" милли мәдәният үзәгендә эшкуарлар өчен семинар-укулар оештырылды. Әлеге семинарда авыл хуҗалыгы эшчәнлегенә, субъектларга кагылышлы җир һәм салымнар...
-
Котыру чиренә каршы карар
Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе карары нигезендә районда котыру чиренә каршы көрәш чараларын көчәйтү турында карар (15.03.2015, №430) кабул ителде.