Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Райнур Әхмәтов IV Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенында катнашты

20-22 мартта Казанда IV Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыены узды. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә оештырылган җыенда Россия Федерациясенең 30дан артык төбәгеннән 500ләп кеше катнашты. "Казан" милли мәдәният үзәгендә эшкуарлар өчен семинар-укулар оештырылды. Әлеге семинарда авыл хуҗалыгы эшчәнлегенә, субъектларга кагылышлы җир һәм салымнар...

20-22 мартта Казанда IV Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыены узды. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә оештырылган җыенда Россия Федерациясенең 30дан артык төбәгеннән 500ләп кеше катнашты. "Казан" милли мәдәният үзәгендә эшкуарлар өчен семинар-укулар оештырылды. Әлеге семинарда авыл хуҗалыгы эшчәнлегенә, субъектларга кагылышлы җир һәм салымнар турындагы законнар системасындагы үзгәрешләр, федерация һәм республика грантлары, программалар, субсидияләр, дәүләт ярдәме турында файдалы мәгълүмат бирелде. Эшкуарлар җыенында безнең район фермерлары ассоциациясе җитәкчесе Райнур Әхмәтов катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев