Укытучы миллионга кызыгырмы?
Россиядә авыл мәктәпләренә 12 мең педагог җитми. Мәсьәләне 2020 елда гамәлгә керәчәк “Авыл укытучысы” дип аталган программа ярдәмендә хәл итмәкчеләр. Авылга күченергә риза булучыларга бер миллион сум бирергә җыеналар. Акча белән генә саланы яраттырып булырмы? Мәктәпләр ябылып беткәч, кайтучысы табылырмы?
Россия Президенты Владимир Путин, Федераль Җыенга Юллама белән мөрәҗәгать иткәндә, укытучылар мәсьәләсенә аерым тукталды. “Махсус программа буенча авылларга һәм кечкенә шәһәрләргә күчеп килүче мөгаллимнәргә бер тапкыр 1 миллион сум акча биреләчәк. Бу тәҗрибәле педагогларны да авылга җәлеп итәргә булышачак”, – дип белдерде ил башлыгы.
Президент, авыл һәм шәһәр мәктәпләре арасында аерма булмаска тиеш, дип әйтте. Әлегә заманча шартлар тудырылган мәктәпләр – 85 процент чамасы. 2012 елда бу күрсәткеч 12 процент булган. Хәзерге вакытта 200 мең укучы тиешле шартлар булмаган уку йортларында белем ала. Бу проблеманы ике ел эчендә хәл итәргә кирәк, ди Илбашы.
“Президент Юлламасында авыл укытучылары күптән көткән проблеманы күтәрде. Илдә барлыгы 26 мең авыл мәктәбе исәпләнә. Укытучылар арасында икешәр ставкага эшләүчеләр бар, кайберләренә берничә фәнне укытырга туры килә. Яңа программа әлеге мәсьәләне дә хәл итәр. Акча булгач, авылга күченүчеләр артачак”, – ди Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева.
Математиклар, физиклар, сез кайда?
Бүген республиканың авыл мәктәпләрендә 19 меңгә якын укытучы хезмәт куя. Күптән түгел узган матбугат очрашуында Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов республикада укытучыларның җитәрлек санда әзерләнүен әйтте. “Тик кайбер авыл җирлекләрендә төгәл фән укытучылары җитми. Үз эшенең остасы булган укытучылар һәрвакыт кирәк булачак”, – диде ул.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, быелгы уку елы башында укытучылар белән тәэмин итү 99 процентны тәшкил иткән. Авыл җирендә бу сан – 98,4 процент. Математика, физика, башлангыч сыйныф, урыс теле һәм әдәбияты, чит тел укытучылары кирәк икән. Мәгариф тармагын кадрлар белән тәэмин итү өчен, максатчан программа эшли. Быелгы уку елында мөгаллимнәр сафына 600 яшь укытучы килеп кушылган.
Укыталар, әзерлиләр, әмма уку йортын тәмамлаучыларның яртысыннан артыгы үз һөнәре буенча эшләми. “Бигрәк тә авыл һәм кечкенә шәһәрләрдә хәлләр катлаулы. Проблеманы хәл итү өчен, министрлык мәгариф оешмалары белән 9-11 сыйныфларда һөнәри ориентация эшен үткәрү, максатчан әзерләү, яшь белгечләрне эшкә урнаштыру буенча системалы эш алып бара. 2011 елдан “Безнең яңа укытучы” гранты тормышка ашырыла. Анда 35 яшькә кадәрге укытучылар катнаша ала. Җиңүчеләрнең хезмәт хакына өч ел дәвамында ай саен 8 мең 620 сум күләмендә өстәмә акча түләнә. Биология, география, математика, технология, физика, химия укытучыларына бу акча – 10 мең сум. Шулай ук 500 сәгать стажировка үтү каралган”, – диелә министрлык хәбәрендә.
Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова Хөкүмәт йортында узган брифингта республикада авыл мәктәпләрендә эшләргә риза булган яшь укытучыларга 100гә якын грант бүлеп биреләчәген әйтте.
Башта шарты булсын...
Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләре квалификациясен күтәрү һәм кабат әзерләү үзәге директоры Рәис Шәйхелисламовның да фикерен белештек.
– Мәктәп бетсә, авыл бетә, дигән караш яши. Әлеге укытучылар нәкъ менә авылдагы кечкенә мәктәпләрдә эшләргә тиеш дип күзаллыйм. Мәктәпләрне саклау өчен, күбрәк бала алып кайтырга кирәк. Хәзер утырып еласаң да, укучылар юк бит. Андый шартларда мәктәпне ничек саклап була? – ди ул. – Авылга җибәрелүче укытучы бар фәннәрне дә яхшы белгән, бик белемле булырга тиеш. Әйтик, интернетны яхшы белеп, дөньякүләм тәҗрибәне дә өйрәтә, башка укытучыларга остаз була алырдай. Авылга җәлеп итү өчен, социаль пакеты да, торагы да кирәк. Кайбер төбәкләрдә хәтта машина да бирәләр.
Миллион бирәләр дип кенә укытучылар авылга юл тотармы?
– Авылларга яхшы белгечләрне җәлеп итү – яхшы башлангыч дип уйлыйм. Әлбәттә, авылга кайтучы укытучыга тиешле шартлар тудыру турында да уйларга кирәк. Дәреслекләр, әсбаплар, технологик мөмкинлекләр, башка эшләргә бүлдермичә, укыту белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирүне күздә тотам. Финанс ягыннан отышлы тәкъдим ясап, тиешле шартлар тудырылса, бу юнәлешкә күпмедер игътибар җәлеп итеп булыр дип саныйм, – ди Казанның 2 нче лицей-интернат укытучысы Рашат Якупов. – Үземә килгәндә, мин – тулысынча шәһәр кешесе. Казанны бик яратам, шуңа күрә башка урынга күченергә теләмәс идем.
Башкаладагы яшь укытучы Илдус Вәлиевне дә туган ягы Чүпрәлегә математика укытырга чакырган булганнар, тик ул кайтмаган. Аспирантурага укырга кереп, белемен арттыруны кулай күргән. “Авыл жирендә бүген балалар саны елдан-ел кими. Дөрес, эш балалар саныннан гына тормый инде. Шулай да бу программаны бик кирәкле дип саныйм”, – ди Илдус.
Мин – шәһәргә, син – авылга!
Кайда тормыш яхшырак икәнен төгәл генә әйтеп тә булмый. Авыл мәктәбендә эшләү рәхәт дип, шәһәрдән авылга барып эшләүчеләр дә бар. Казаннан Әтнә районының Комыргуҗа мәктәбенә барып укыткан Динара Смаганы укучыларыбыз хәтерли булыр. Без аның гадәти булмаган тәҗрибәсе турында бер язган идек инде. “Мәктәптә бер генә тәртипсез укучы да юк. Бернинди кисәтү дә ясарга туры килми. Дәрескә телефон тотып кергәннәрен дә күргән юк. Шәһәрдә балалар иркә, мавыгуларга бик тиз бирешә. Әти-әниләр дә бөтенләй башка”, – ди яшь педагог. Авылга җыенучыларны тәрбияле укучылар кызыктырып куяр, бәлкем.
Шул ук вакытта авыл укытучылары арасында шәһәргә барып эшләүчеләр дә очрый. Балтач районындагы Смәел мәктәбе укытучысы Рәшид Нәҗметдинов Казанда юрист булып эшли. Элек ул информатика, физкультура да укытса, хәзер технологиядән белем бирә. “Укытучыга авылга эшкә кайткан өчен бер миллион сум акча түләү – яхшы тәкъдим. Ләкин бу программа гына укытучыларны авылга кайтару өчен җитеп бетмәс кебек. Хәзерге вакытта бер миллионга гына өй салып булмый. Проблеманы укытучыларның хезмәт хакын да күтәрмичә чишеп булмас”, – ди ул.
Авылда трамвайлар гына йөрми...
Авыл укытучылары исә миллион белән кызыктыруны аңлап бетерми. Урыс теле укытучысы Сания Батыршина: “Сәер хәлләр булып ята. Авыл мәктәпләрен әкренләп ябып бетерә баралар. Унбер еллыкны тугызга калдырдылар, башлангычларны ыгы-зыгы китереп, кушып бетерделәр. Авылга нәрсәгә укытучы җибәрергә? Бу – бөтенләй кирәк булмаган программа. Укытучының акчасын арттырырга кирәк, эшләмәслек түгел, чиста эш. Салада укытучыга тилмерәләр дигән сүз юк. Шәһәрдә укытучылар күбрәк җитми, – ди тәҗрибәле педагог. – Авылда яшь укытучы 18 мең тирәсе хезмәт хакы ала, шәһәрдә дә шул ук акча түләнә. Аерма юк. Хәзер авылда тормыш бик яхшы. Ике катлы йортларда яшиләр, суы, газы кертелгән. Юлларда – асфальт. Шәһәрдән аермалы буларак, бездә трамвайлар гына йөрми”.
Фото: архив tatar-inform/Салават Камалетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев