Ут сорарга күрше юк. Авыллар түзгәнне шәһәрдә авыр кичерәләр
Ут бетте!.. Бу хәбәр шул дәрәҗәдә куркыныч яңгырарга мөмкин икән ләбаса. Дүшәмбе кичендә Казанның өч районы көтмәгәндә караңгылыкка чумды. Татарстан башкаласында яшәүче 100 меңгә якын кеше кыш уртасында утсыз, сусыз, җылылыксыз, хәтта элемтәсез калды. Зур хыяллар белән яшәгән бүгенге тормышыбызны җимерү өчен шәм яктысы да җитәме?
Казанга тагын бер атама бирделәр. Соңгы вакыйгалар уңаеннан, үзәк каналлар Татарстан башкаласы турында “илнең иң караңгы шәһәре” дип сөйләде. Тел байлыгыбыз да артты кебек. Утсыз калганнан соң, бөтенесе “блэкаут” дип такылдый башлагач, абый-апаларга да инглиз телендәге әлеге сүзнең нәрсә аңлатканын интернеттан карарга туры килде. Кыскасы, караңгылыкка чумдык. Казан халкын аптырашта калдырган һәм борчуга салган вакыйганың сәбәпләрен икенче көнне генә әйттеләр. “Сетевая компания” җәмгыятенең рәсми сайтыннан алынган мәгълүматларга караганда, яңа төзелүче торак комплексына инженер коммуникацияләре үткәргәндә, горизонталь бораулау эше башкарганнар. Төзүчеләр көнаралаш ике кабель линиясенә зыян китергән. Шуның аркасында 110 кВлы ике подстанция – “Советская” һәм “Горки” сүнгән. Соңрак шәһәрнең Вахитов һәм Совет районнарында яшәүчеләрдән дә шундый ук эчтәлектәге шалтыратулар килә башлаган.
Коткаручылар әйтүенчә, яшәүчеләр саны 96 мең 700 кешегә җиткән күпкатлы йортларда, 29 балалар бакчасында һәм 21 мәктәптә ут беткән. Шулай ук “Олимп”, “Южный”, “Горки Парк” сәүдә үзәкләре күзгә төртсәң күренмәслек караңгылыкка чумган. Гадәттән тыш хәл аркасында “Казэнерго”ның уннан артык котельнясы, “Водоканал”ның насос станцияләре һәм электр транспорты туктап калган. Шуңа күрә кайбер йортларда ут белән бергә җылылык та, су да бетте. Әле ярый урамда 30 градус салкын түгел. Югыйсә өч сәгать чамасы дәвам иткән утсызлык ни белән тәмамланырга мөмкин икәнен күз алдына да китерү кыен. Караңгылыкка чумган Казанны коткару өчен “Сетевая компания” бинасында Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов җитәкчелегендәге штаб та оешты.
Шырпы “алтын” бәясендә
Өйләрдә ут беткәнен юлдагылар да сизде. Шәһәр урамнарында шунда ук зур “бөке”ләр хасил булды. “Светофорлар сүнгәч, юл хәрәкәтен тәртипкә салу өчен 19 экипажны чыгардык”, – дип сөйләгән Татарстан буенча ЮХИДИ башлыгы Ленар Габдерахманов. Аның әйтүенчә, гадәттән тыш хәл юл һәлакәтләре саны артуга китермәгән. Юлдагы хәлләр турында рульдә утыручылар социаль челтәрләрдә актив язды. “Казанда юлда йөрү кагыйдәләрен берәү дә белми, ахры. Светофорлар эшләмәгәч, ничек теләсәләр, шулай йөриләр”, – дип язып куйган үзен Ильяс дип таныштырган ир-ат. “Урамдагы баганаларда ут юк, светофорлар эшләми, илнең өченче башкаласында юлдагы иминлекне тәэмин итү өчен резервтагы электр энергиясе чыганагы каралмаганмы икәнни?” – дигән Артур Низамиев. Ленар Габдерахманов сүзләренә караганда, “бөке”ләр “ашыгыч ярдәм” машиналары һәм башка махсус транспорт эшенә комачау итмәгән.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат сәркатибе Айгөл Сәлимҗанова әйтүенчә, караңгылыкка чуму аркасында медицина учреждениеләре эшенә хилафлык килмәгән. Дөрес, шәһәрнең 18 нче номерлы хастаханәсендә ут беткән. Бинаны резервтагы чыганакка тоташтырганнар. “Ут бетү аркасында, Казан урамнарында беркем дә зыян күрмәгән”, – ди Айгөл Сәлимҗанова. Ашыгыч ярдәм таләп ителде үзе. Тик табиблардан түгел, ә идарәче компанияләр вәкилләреннән. Казанда йөздән артык кеше лифтта бикләнеп калган. “Ун яшьлек улымны бикләнгән лифттан чыгарганчы, кырык минут чамасы вакыт узды, – дип сөйләде башкаланың Универсиада проспектындагы йортларның берсендә яшәүче Гүзәл Хәкимова. – Мин эштә идем. Әле ярый кунакка туганым кайткан иде. Ут беткәч, апам, баланың кайтырга вакыты җитүен чамалап, аңа каршы чыгарга уйлаган. Лифт янына җиткәч, эчтә берәрсе бикләнеп калмадымы икән дип, кычкырып эндәшкән. Гаделнең бикләнеп калганын шунда гына белгән. Ул көнне улым кесә телефонын да өйдә онытып чыгып киткән иде. Коткаручылар 15-20 минут эчендә килеп җиткән. Бала курыкканын артык сиздермәскә тырыша”.
Ут бетүгә, социаль челтәрләрдә бер-бер артлы шомлы хәбәрләр пәйда була башлады. Кайдадыр трансформатор шартлаган... Шәһәрдә бик зур авария булган... Шул ук вакытта рәсми чыганакларның бернинди аңлатма бирмәве шик-шөбһәләрне тагын да арттырды. Утны кайчан бирәчәкләрен дә төгәл әйтмәделәр. Бераздан кесә телефоннары, гомумән дә, эшләми башлады. Элемтә операторларының берсе хәбәр итүенчә, гадәттән тыш хәл чыккач, база станцияләрен резервтагы чыганакларга күчергәннәр. Тик бу гына җитмәгән, күрәсең. Хәер, берәүнең дә кесә җиһазы тик ятмады. Аны фонарь буларак файдаландылар. Ут беткәч шул аңлашылды: фатирда (ә бүген күп йортларда газ түгел, электр плитәсе урнаштырылган) фонарь, шәм түгел, хәтта гап-гади шырпы да юк. Шәһәрдә күршеләр белән аралашып яшәү гадәте булмагач, ярдәм сорап та булмый.
Суыткыч ватылса...
Авыз пешкәч, кибеткә йөгерүчеләр дә җитәрлек. Бу көннәрдә Казанда шәм сату күләме арткан, ди. Башкаладагы төзелеш кибетләренең берсендә эшләүче Лилия Мөбарәкшина әйтүенчә, ел буе сатылмыйча яткан товар киштәгә чыккан. “Гади халык дистәләп шәм сатып алса, оешма вәкилләре генераторлар белән кызыксына”, – ди сатучы. Гадәттән тыш хәлдән соң Кризислы хәлләрдә идарә итү үзәге ут беткән очракта нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында мәгълүмат та таратты. Без әлеге кагыйдәләрнең барысын да яхшы беләбез, әлбәттә. Әмма искә төшерү комачау итмәс, аларны сезгә дә тәкъдим итәбез. Утның тагын кайчан һәм күпмегә бетәсен беркем белми бит!
Ут “уйнау” аркасында телевизор, суыткыч кебек йорт җиһазлары ватылса нишләргә? Әлеге сорау белән Казандагы кулланучылар хокукларын яклау буенча комитетка шалтыраттык. “Йорт җиһазының гарантия вакыты чыкмаган булса, кибеткә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мондый очракта компенсация каралган. Кибет үз кесәсеннән ремонт эшләрен башкарырга тиеш. Гарантия вакыты чыккан икән, мәсьәләне фәкать суд аша гына хәл итәргә мөмкин. Тиешле документларны Кулланучылар хокукларын яклау буенча комитет юристлары белән бергә төзесәгез яхшырак. Чөнки бу – бик катлаулы эш”, – дип аңлатты үзен Данил дип таныштырган белгеч.
Аякны алдан киенәләр
Авыл халкы исә читтән килгән ярдәмгә түгел, күбрәк үзенә таянып яшәргә өйрәнгән. Шуңа күрәме, салада ут бетү көтелмәгән хәл түгел. “Утсыз да яшәргә туры килә, тик моңа әллә ни аптырамыйбыз, – ди Әтнә районының Кышлау авыл җирлеге башлыгы Рәһинә Шакирова. – Линиядә ремонт эшләре таләп ителә икән, утны өзүләре турында алдан ук кисәтәләр. Без исә әлеге мәгълүматны халыкка җиткерәбез. Мәсәлән, атна дәвамында көндез ут булмаска мөмкин. Шөкер, хәзер авылда да начар яшәмибез. Йортлар газ белән җылытылса, су утка көйләнгән. Ут бетәсе булса, халык алдан аяк киенә. Кирәк кадәр суын җыеп куя, шәмен хәстәрли. Җил-давыл аркасында ут көтмәгәндә генә беткән чаклар да булгалый. Моны тыныч кабул итәбез. Гомумән, авылда яшәүчеләр күпкә сабыррак. Ут бетү – була торган хәл. Әнә сөт бәясе төште. Мал үрчетеп яшәргә күнеккән халыкны соңгысы күбрәк борчый. Без үз җирлегебездә үзара салым акчасына генератор алып куйдык. Төрле хәлләр була бит. Зиратта ремонт эшләре вакытында да генераторның кирәге чыга. Авылдан читтәрәк Сабан туе үткәрсәң дә файдасы тия”.
“Авылда ут беткәнгә беркемнең дә артык исе китми. Андый хәлләр булгалый. Ут бетә калса, авыл кешесе шәмсез тормый”, – ди Буа районының Иске Суыксу авыл җирлеге башлыгы Рәзинә Заһидуллина. Ут бетү – авылда гайре табигый хәл булмаса да, шәһәр өчен гадәттән тыш хәлгә әверелергә мөмкин. Казандагы вакыйгадан соң “Сетевая компания”, китергән уңайсызлыклары өчен, халыктан гафу үтенгән. Гаеплеләр җәзасын алыр, әлбәттә. Бу хакта киң җәмәгатьчелеккә дә җиткерерләр. Әмма әлеге хәлдән иң зур сабак алдык инде. Замана алга бара дип, күпме генә күкрәк кагып яшәсәк тә, көчебез чамалы икән. Бер кешенең игътибарсызлыгы меңләгән кеше тормышының астын өскә китерә.
P.S. Минзәлә районының Куян авылын су баскан. Кыш уртасында! “Авылга кереп тә, чыгып та булмый. Совет урамында көймәдә йөзәләр. Ишегалдында да, сарайларда да – су”, – дип язган социаль челтәрдә сала халкы. Әйтүләренә караганда, авыл янәшәсендәге Брустанка елгасы кондызлар төзегән буа аркасында ярларыннан ташыган. Менә сиңа мә! Без хәтта кондызга да каршы тора алмыйбыз.
Кинәт кенә ут беткән очракта түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк:
1. Бөтен электр җиһазларын сүндерегез.
2. Өзгеч ярдәмендә бүлмәләрдәге утны сүндерегез. Бер лампа гына янып калсын. Бу – утны кайчан биргәннәрен белү өчен кирәк.
3. Ут кичке якта яки төнлә бетсә, тәрәзәдән карагыз. Ут сездә генә беткәнме, әллә күршеләрдә дә шул ук хәлме.
4. Электр энергиясен тоташтыргач, утларны кабызырга ашыкмагыз. Беренче мәлдә ут уйнарга да мөмкин. Шуңа күрә ун минут сабыр итсәгез яхшырак.
5. Ут беткән арада файдаланган барлык җиһазларны, электр энергиясе туплау өчен, розеткага тоташтырыгыз.
Нәрсә эшләргә ярамый:
1. Электр челтәрендәге төзексез урыннарны мөстәкыйль рәвештә төзәтергә керешмәгез. Бу – тормыш өчен куркыныч!
2. Җирдә ятучы үткәргеч янына якын килмәгез.
3. Җиргә якын асылынып торучы үткәргечләрне читләтеп узыгыз.
4. Ябык энергетика объектларына үтеп кермәгез.
5. Вакытлыча электр үткәргеч ясап маташмагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев