Саба таңнары

Сабинский район

16+
Яңалыклар

Үткәннәрдән сабак алмавы машина йөртүчегә кыйммәткә төште

Суд залыннан

  ДАИ инспекторлары  2026 елның 6 гыйнварында 14 сәгатьтә Казан-Шәмәрдән автомобиль юлының 107 километрында  «Шкода Рапид» маркалы автомобильне туктаталар. Йөртүченең үз–үзен тотышында спиртлы  эчемлек  куллану билгеләре булгач,  аңа исереклек халәтенә медицина тикшерүе узарга тәкъдим ителә. Әмма 1978  елгы Хәбибуллин инспекторның законлы таләбен үтәүдән баш тарта.

Суд карары чыгарганда аның бертөрле административ хокукны кабат  бозуы исәпкә  алынды. Медицина тикшерүе  узудан баш тарткан йөртүчегә бер ел да 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 45 000 сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләнә.

Хәбибуллинга үткәннәрдән  сабак  алмавы әнә шулай  кыйммәткә төште.

Район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев