Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ВАТАН САКЧЫЛАРЫ КӨНЕ БЕЛӘН!

Районыбызның хөрмәтле ир­егетләре! Сезне ихластан 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз!

 

Бүгенге бәйрәм  ир-егетлəрнең кыюлык, намус  сыйфатларына ия булуларын тагын бер кат раслый торган тантана. Бөек  Ватан  сугышы,  тыл, хәрби хәрәкәтләр ветераннарына,  запастагы  солдатларга  Ватан  алдындагы  хезмәтләре  һәм патриотик тәрбия юнәлешендә  алып барган эшләре өчен рәхмәт белдерәбез. Хәзерге вакытта Кораллы  Көчләрдәге  егетләребезнең үз бурычларын намус белән үтәүләре турында рәхмәт хатлары алыну зур горурлык.  Дөньяда сәяси вәзгыятьне нык   катлауландырган  махсус хәрби операциянең тиз арада  төгәлләнүен, мобилизацияләнгән райондашларыбызның исән-имин  гаиләләренә  әйләнеп кайтуларын да һәркем көтә. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан һәркемгә сәламәтлек, ныклык, яхшы кәеф телибез.

Саба  муниципаль районы 

Советы һәм  башкарма

 комитеты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев