Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Владимир Путин РФ Дәүләт Советы президиумы утырышында катнашу өчен Татарстанга килде

Аэропортта Илбашын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алган.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин РФ Дәүләт Советы президиумы утырышында катнашу өчен Татарстанга килде. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Утырыш халыкның торак шартларын яхшырту һәм кулай шәһәр мохите булдыруга багышлана. “РФ Президенты Владимир Путин Татарстанга килде, аэропортта аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды”, - дип әйттеләр матбугат хезмәтендә.

Путин үзгәртеп корылган “Московский” мәдәният һәм спорт үзәгенә барыр дип көтелә. Анда иҗади, интеллектуаль һәм физик үсеш өчен уңайлы шартлар тудырылган. Илбашының җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашып, “Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсен күтәрүе ниятләнә. Моннан тыш, “КАМАЗ-Мастер” спорт командасы вәкилләре белән очрашачак.

Казаннан Россия Президенты илнең иң яшь шәһәре Иннополиска юл тотачак. Биредә РФ Дәүләт Советы президиумының киңәйтелгән утырышы узачак. Халыкның торак шартларын яхшырту һәм уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча Россия субъектлары башкарма хакимияте органнары эше турында сөйләшәчәкләр.

Катнашучылар торак базарын үстерү, торак төзелешен финанслау механизмнарын камилләштерү, инженер, транспорт һәм социаль инфраструктураның комплекслы үсеше, киңкүләм торак төзелеше максатларында җирләрнең нәтиҗәле кулланышы мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлләрдә фикер алышачак.

Утырышта төзелеш тармагын яңарту, торак сыйфатын арттыру, норматив-хокукый базаны камилләштерү, гражданнарны яшәүгә яраксыз торактан күчерү мәсьәләләре күтәреләчәк.

Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X