Владимир Путин Россиядә нефть продуктларына бәйле вәзгыять акрынлап яхшырачак дип белдерде
Украина Кораллы көчләренең гамәлләре Россиядә нефть продуктларына бәйле кайбер проблемалар тудыра, әмма вәзгыять акрынлап яхшырачак.

Фото: © kremlin.ru
РФ Президенты Владимир Путин Халык фронтының «Барысы да җиңү өчен!» форумы кысаларында Россия хәрбиләре өчен оештырылган «Кулибин-клуб» күргәзмәсе белән танышканда шулай дип белдерде.
«Энергетикага килгәндә, бездә аның нигезе бик көчле, ышанычлы. Әйе, алар (Украина ягы - Т-и иск.) безгә нефть продуктларына бәйле билгеле бер проблемалар тудыра. Вазгыять акрынлап яхшырыр дип уйлыйм», - диде Россия лидеры.
Путин моның Кырым ярымутравын да читләтеп үтмәячәгенә ышандырды. «Бу Кырымга да кагыла. Чөнки инде хәзер үк нефть продуктлары белән тәэмин итү системасын булдыру буенча зур эш башлана, аңа инде дошманның кулы җитмәячәк», - диде ул.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/putin-situaciya-s-nefteproduktami-v-rossii-postepenno-vypravitsya-5926342
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев