XXVI «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады
Бәйгене «Идел» яшьләр үзәге беренче тапкыр 2000 елның 1 сентябреннән татар телендә иҗат итүче яшь язучылар, шагыйрьләр, драматурглар өчен үткәрә башлый. Хәзер ул традицион рәвештә ел саен уздырылып килә. Аны Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы, «Идел» яшьләр үзәге, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге оештыра.

Фото: © «Татар-информ», архив
Проектның максаты – сәләтле яшь каләм ияләрен барлау, берләштерү, иҗатларын активлаштыру, яшь язучыларның иҗат мөмкинлекләрен арттыру, иҗади яктан үсәргә шартлар булдыру, иҗади һәм профессиональ бәйләнешләрне ныгыту, яшүсмерләрнең һәм яшьләрнең игътибарын татар әдәбиятына юнәлтү һәм иҗатка кызыксыну уяту.
Бәйгедә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүче, татар телендә иҗат итүче яшь каләм ияләре катнаша ала. Бәйге 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәр һәм 19 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге авторлар авторлар арасында үткәрелә.
Конкурс поэзия, проза һәм драма номинацияләрендә үткәрелә. 2026 ел – Идел елгасы елына багышлап язылган поэзия, проза яки драма номинацияләрендә иң яхшы әсәр авторына бер махсус бүләк тапшырылачак.
Бәйге өч этапта уза:
I этап – 2026 елның 30 нчы сентябренә кадәр әдәби әсәрләрне кабул итү
II этап – 2026 елның 1 октябреннән 31 октябренә кадәр сайлап алу туры, жюри тарафыннан әдәби әсәрләрне тикшерү, бәяләү
III этап – 2026 елның ноябрь көннәрендә йомгаклау өлеше.
Беренче этапка гаризалар https://forms.yandex.ru/u/6a159b4ae010db0d92b56b0f сылтамасы буенча 2026 елның 30 сентябренә кадәр кабул ителә.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/xxvi-idelem-akcarlagy-yas-yazucylar-baigesena-garizalar-kabul-itela-baslady-5926319
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев