Яңа ел килми калмый. Дин әһелләре бәйрәмне ничек каршы ала?
Кыш бабайны чакырыргамы-юкмы? Чыршы сатып алыргамы, әллә, хуш исе чыгып торсын өчен, бер-ике ботак алу да җитәрме? Яшь балалары булган күп кенә гаиләләрдә бу көннәрдә шул җәһәттән баш ваталар. Мөселманнар арасында, Яңа елны каршылау мөселман бәйрәме түгел, аңа битараф булырга тиешбез, дип исәпләүчеләр дә шактый. Шул уңайдан күренекле мөселман зыялыларына мөрәҗәгать итеп, Яңа ел бәйрәменә мөнәсәбәтегез ничек, гаиләгездә бәйрәм итәсезме, дип сораштык.
атарстан Диния нәзарәте баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев:
– Cоңгы вакытта Яңа ел уңаеннан төрле фикерләр ишетергә туры килә. Ел исәбе шушылай алып барылганга, яңа ел 1 гыйнварга туры килгәнгә, дөньяви ел башлану билгеләп үтелә торган көн бу. Һәр көн, туганда, адәм баласына, кыямәткә кадәр мин синең белән очрашмыйм, берүк мине кыямәт көнендә йөзең кызарырлык итеп уздыра күрмә, дип мөрәҗәгать итә ди. Ел башы икән, ул мөселман өчен дә – ел башы. Әгәр дә без Аллаһы Тәгаләдән сорап, шушы елны Үзең риза булырлык итеп үткәрергә насыйп ит, ел матур узсын, дип дога кылып куябыз; табын янында утырып, хәләл ризыклар ашап, бер-беребезгә яхшы теләкләр телибез икән, монда бер гөнаһ та юк. Остазым Габделхак хәзрәт Саматовның: “Яңа ел алдыннан туганнар, дуслар белән җыелып утыра идек. Иске елны озатканда – табындагы иң өлкәнебез, яңа елга чыккач, арабыздагы иң яшебез Коръән укый иде”, – дип сөйләгәне әле дә хәтердә. Менә без үзебез элек-электән каршыламыйбыз, исебез китми. Ахшамнан соң мин бер дога кылып куям да, шуның белән бетә. Аңа карап яңа ел килми калмый. Әмма кемдер каршылый икән, аны гаепләмәскә кирәк. Ул бит ниндидер дини бәйрәм, гыйбадәт түгел: каршы алу-алмау – һәркемнең үз эше. Билгеле, өстәлдә аракы булса, бер кысага да сыймый. Динлесе дә, динсезе дә, Яңа елны ничек каршыласаң, шулай үтә, дип сөйли. Яңа ел табынына аракы куйгач, елың да шунсыз узмаячак бит. Моны гөнаһ кына түгел, көферлек дияргә була.
Ә инде балаларны бәйрәмгә җибәрмәү, Яңа ел чараларында катнаштырмауны акыллылык дип әйтеп булмый. Әйтик, балалар бакчасында бер төркемгә унбиш бала йөри, ди. Алар үзара, сезгә Кыш бабай килдеме, сезгә күчтәнәч алып килдеме, дип сөйләшми калмый. Шуның 14е, безгә Кыш бабай килде, тегене-моны алып килде, дип әйтә. Шунда бер баланың моңа исе китмичә, әти-әниебез – мөселман, безгә Кыш бабай килми, бүләк бирми, дисә, теге 14 балада ислам диненә тискәре караш уянуы, әле ярый безнекеләр мөселман түгел, намаз укымый, дигән кебек килеп чыгуы бар. Күп кенә кешедә Чыршы бәйрәме бер матур бәйрәм булып истә калган. Әйтик, фәлән бала нигә Чыршы бәйрәменә килмәгән, дип сорап куйдылар, ди. Шунда, аның әти-әнисе мөселман, Чыршы бәйрәменә җибәрмәгәннәрдер, дип җавапласалар, теге балалар, әле ярый безнең әти-әни намаз укымый, дип сөенеп куя. Беткә үч итеп тунны утка яккан шикелле, без шушылай динсез балаларда дингә карата тискәре фикер уятабыз.
Сабантуйларны да безнең бәйрәм түгел, дип әйтүчеләр булды. Менә бездә хәзер Сабан туенда аракы сатылмый. Зыя Камали, безнең халык бәйрәм ярата, әгәр анда без катнашмасак, ул аны мәҗүсиләр заманындагыча җаһилияттә үткәрәчәк, дип әйткән. Коръән укый, вәгазь сөйли, хәләл ризыклар белән утырыла торган табын икән, нигә аңа каршы килергә?! Тик шунысы бар: аны Рамазан, Корбан бәйрәмнәреннән дә зуррак, колачлырак итеп үткәрергә ярамый.
Россия Ислам университеты проректоры Рөстәм Нургалиев:
– Бәйрәм итүгә кем нинди мәгънә сала бит. Ул, эшкә бармыйча, ял итүне дә аңлата. Гыйнвар башында россиялеләрнең күбесе, шул исәптән мөселманнар да эшкә чыкмый, ял итә: гаиләсе янында була, якыннарына кунакка бара, күңел ача. Бергә-бергә күңел ачкач, ял-шатлык бит инде ул. Ел дәвамында барчасының ялы берьюлы туры килгән мондый көннәр күп түгел. Яңа ел – минем өчен шатлык! Чөнки туганнарыбыз белән күрешәбез, уртак табында утырабыз, хатирәләргә биреләбез, ял итәбез. Яңа ел – гаилә бәйрәме. Дөрес, мөселманнар өчен иң мөһиме: Ураза, Корбан бәйрәмнәре. Алар дәүләти түгел, рухи бәйрәм. Тик без гаеттә сирәк очрашабыз, аерым-аерым бәйрәм итәбез. Чөнки бер туганыбыз Казаннан – 800, икенчесе 300 чакрым ераклыкта яши.
Православ дин әһелләре дә Яңа ел каршылауны христиан бәйрәме дип исәпләми. Раштуа – христиан бәйрәме 7 гыйнварда билгеләп үтелә. Димәк, Яңа ел, гомумән, дини бәйрәм түгел. Яңа елны билгеләп үтү совет чорына бәйле. Әйтик, американнар, бәйрәмне икегә бүлеп, Христос туган көн һәм Яңа ел килү белән тәбрикли. Димәк, әкияти Кыш бабайның христианнарга да, мөселманнарга да катнашы юк. Әгәр өемдә чыршы бастырып куймыйм, Кыш бабайны чакырмыйм икән, бу әле мин Яңа елны бәйрәм итеп танымыйм, ял итмим дигән сүз түгел. Минем өч кызым бар. Еш кына алардан, Яңа елда нишлибез, дип сорыйм. “Әбигә кунакка барабыз!” – диләр. Гадәттә шунда бергәләп ял итәбез, барча туганнарыбыз җыела. Балалардан, Кыш бабай чакырыйкмы соң, дип сорыйм. “Кирәкми!” – диләр. Нигә, дип кызыксынсаң: “Балалар бакчасында Кыш бабай булып киенүче – тәрбияче апабыз бит! Әтием, ул безгә син алып биргән бүләкләрне тапшыра!” – дип җавап бирәләр.
Мөселманнарның Рамазан һәм Корбан бәйрәме генә бар, дип белдерүчеләрне дә аңларга була. Мин дә, мөселман буларак, ике генә гаетне бәйрәм итәм. Әмма, россияле буларак, теләсә кайсы ял көнен шатлык дип исәплим. Әгәр дәүләт, бәйрәм көне дип белдереп, гаиләң белән бергәләп ял итү мөмкинлеге бирә икән, нигә сөенмәскә?! Мөселманнарга хәзер, Рамазан, Ураза гаетләреннән тыш, башка көннәрне, әйтик, Бәраәт, Гашура, Мәүлет кичәләрен дә шатланып бәйрәм итәргә мөмкин. Дөрес, бу көннәрне без соңрак, Мөхәммәд пәйгамбәр вафат булганнан соң, билгеләп үтә башлаганбыз. Пәйгамбәребез вакытында шушы ике гает кенә бәйрәм ителгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев