Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Яңа Гасыр" каналы хоккейны татарча күрсәтергә җыена

Бу хакта кичә журналистлар белән очрашкач "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе" ААҖ генераль директоры Илшат Әминов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, "ТНВ-Планета" телеканалын караучылар "Ак барс" матчларын күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итә икән.

Ә бу канал бары татарча тапшырулар гына күрсәткәч, хоккей да татарча тапшырылырга тиеш. "Моның ничек килеп чыгасын белмим. Яңа сезонда команда белән килешеп булырмы, карабыз. Әгәр дә матчлар "ТНВ-Планета"да трансляцияләнә икән, комментаторларга да татарча сөйләргә туры киләчәк. Чөнки ул милли, татар телле канал", - диде Әминов.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев