Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йорт-җирен, милкен иң югары суммага иминиятләүче Шәмәрдәндә яши [+фото]

"Росгосстрах" Иминият җәмгыяте Республика күләмендә узып баручы 2013 хезмәт елына инде кайбер нәтиҗәләрне чыгарып та өлгерде. "Росгосстрах" Иминият җәмгыяте физик затлар милкен төп иминиятләүче буларак, әледән-әле клиентлар өчен отышлы акциялар үткәреп тора, елның-елында иминиятнең яңа төрләрен тәкъдим итә. Узып баручы ел "Росгосстрах" эшчәнлегендә физик затлар милкен 3-еллык форматтагы килешүләрне гамәлгә...

"Росгосстрах" Иминият җәмгыяте Республика күләмендә узып баручы 2013 хезмәт елына инде кайбер нәтиҗәләрне чыгарып та өлгерде.

"Росгосстрах" Иминият җәмгыяте физик затлар милкен төп иминиятләүче буларак, әледән-әле клиентлар өчен отышлы акциялар үткәреп тора, елның-елында иминиятнең яңа төрләрен тәкъдим итә. Узып баручы ел "Росгосстрах" эшчәнлегендә физик затлар милкен 3-еллык форматтагы килешүләрне гамәлгә кертү белән дә истә калачак. Бу яңалык клиентлар тарафыннан да уңай кабул ителде. "Росгосстрах"ның Саба Агентлыгы коллективы әлеге төрне иң актив тәкдим итүче һәм югары нәтиҗәләргә ирешүче коллектив булуы белән аерылып тора. Республика күләм ярышта коллектив җиңүче исеменә лаек булды, ә Шәмәрдәндә яшәүче эшмәкәр Ахсанова Сәридә Габделбәр кызы агент Бикбаева Роза Дмитриевна аша "Росгосстрах"ның Саба агентлыгы белән 3 еллык срокка килешү төзеп, йорт-җирен, милкен иң югары суммага иминиятләүче дип билгеләнгән һәм ул 25 декабрь көнне "Росгосстрах" җәмгыятенең Саба Агентлыгы коллективында 2013 хезмәт елы нәтиҗәләренә багышланган коллектив җыелышында хөрмәтләнүгә лаек булды.

Ахсанова Сәридә Габделбәр кызы әлеге чарага Казаннан махсус килгән "Росгосстрах" Иминият җәмгыятенең Татарстан Республикасы Филиалы Директоры урынбасары Сафина Лариса Николаевна кулыннан кыйммәтле бүләк алды. Шулай ук әлеге җыелышта "Росгосстрах" ның Татарстан Республикасы Филиалы иминиятнең масса-күләм Идәрәсе директоры Саетгараева Ләйсан Халиулла кызы Саба Агентлыгы коллективының республикакүләм ярышта иң көчле үсешкә ирешкән, иминиятнең яңа төрләрен тиз арада үзләштерү сәләтенә ия һәм иң рентабельле коллектив дип билгеләнеүн, коллектив Җитәкчесе Иксанова Зөлфирә Котдус кызын "Иң яхшы җитәкче" исеменә лаек булуын игълан итте һәм коллективка "Росгосстрах" ның Республика җитәкчелегеннән рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев